Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының 8 педагогы район башлыгы грантына лаек булган

Бүләкләү педагогларның август конференциясендә үткән.

Традиция буенча, ел саен районның иң яхшы педагогларына Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы гранты бирелә. 26 августта педагогларның август конференциясендә грантлар түбәндәгеләргә тапшырылды,

«Иң яхшы җитәкче» номинациясендә:

Лазарева Ольга Ивановна, Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры, үз коллективын югары нәтиҗәләргә ирештерүче җаваплы, намуслы җитәкче. 

 

 Ведякина Наталья Михайловна, Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы мөдире. Наталья Михайловна җитәкләгән балалар бакчасында һәрчак өйдәгечә атмосфера һәм гаилә җылысы хөкем сөрә. Аның хезмәт коллективында - тәрбиячеме, пешекчеме яки башка хезмәткәрме, ул һәркемгә берүк яхшы карашта.

 

«Иң яхшы педагог» номинациясендә:

 

Шакирова Люция Вахит кызы - Зирекле лицееның математика укытучысы.  Люция Вахит кызы үз укучыларын республика олимпиадаларында нәтиҗәле катнашуга әзерли һәм үзе дә һөнәри конкурсларда актив катнаша.

 

Шолгина Надежда Валентиновна, Яңа Чишмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.  Тәҗрибәле, үз эшенә тугры педагог,  аның укучылары - муниципаль, республика олимпиадаларында катнашучылар һәм җиңүчеләр.

 

Шакирҗанова Сиринә Нәбиулла кызы, Яңа Чишмә гимназиясенең химия һәм биология укытучысы. Үз эшен һәм балаларны яратучы педагог, ул районның методик тормышында һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша.

 

Хәбибуллина Әлфинә Равил кызы, Шахмай мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Аның дәресләре беркайчан да күңелсез үтми. Укучылар белән уңышлы оештырылган проект эшчәнлеге фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда югары нәтиҗәләргә ирешүгә китерә.

 

Кузнецов Вячеслав Анатольевич, Яңа Чишмә гимназиясенең физик культура укытучысы. Аның тырышлыгы белән һәр укучы көчлерәк, чыдамлырак булырга өйрәнә.

 

Салихов Камил Зөбәер улы, Яңа Чишмә урта мәктәбенең информатика укытучысы. Аның укучылары ел саен информатика буенча БДИны уңышлы тапшыра һәм Россиянең дәрәҗәле югары уку йортларына керә.

 

Шулай ук акчалата премияләр белән Яңа Чишмә гимназиясе пешекчесе Банцырева Марина Сергеевна, Яңа Чишмә урта мәктәбе пешекчесе Кәлимуллина Фәнилә Равил кызы бүләкләнде. Алар әзерләгән тәмле һәм файдалы ашлар мактау сүзләренә лаек.

Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр: 

Попков Владимир Витальевич һәм Сальцин Максим Павлович - «ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Балалар иҗат үзәге»нең өстәмә белем бирү педагоглары.

Грантлар һәм премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов шәхсән үзе тапшырды.

Аннары РМБ начальнигы Анна Бутина 2021/2022 уку елындагы эш нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлек буенча мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен бүләкләүгә кереште.

 

2021/2022 уку елы нәтиҗәләре буенча

3 урында - Яңа Чишмә урта мәктәбе, Шахмай мәктәбе һәм «Ландыш» балалар бакчасы коллективлары;

2 урында - Яңа Чишмә гимназиясе һәм Тубылгы Тау авылының «Тургай» балалар бакчасы коллективлары;

1 урында - Зирекле лицее һәм «Золотой ключик» балалар бакчасы коллективлары.

 

Учреждениеләрне яңа 2022/2023 уку елына әзерлек буенча

3 урында - Шахмай мәктәбе һәм Черемуховоның «Березка» балалар бакчасы

2 урында - Яңа Чишмә гимназиясе һәм Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы

1 урында - Черемухово мәктәбе, Яңа Чишмә башлангыч мәктәп һәм Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев