Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә инвалидлар ункөнлеге йомгаклары

Яңа Чишмә районында 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидлар ункөнлеге уздырылган

Традиция буенча, бу көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен концерт программалары, ял кичәләре, мастер-класслар, конкурслар, экскурсияләр, күргәзмәләр, котлаулар оештырыла.

Ринат Фәсахов, Надежда Попкова һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының ГУВ начальнигы Алмаз Хисмәтуллин белән берлектә инвалид балалар тәрбияләүче, шул исәптән әтиләре СВО зонасында хезмәт иткән гаиләләрдә дә булганнар. Бу Архангел Бистәсеннән Любимовлар һәм Яңа Чишмәдән Юриннар гаиләләре. Кунаклар гаиләләргә бүләкләр тапшырганнар.

Мәдәният йортлары, китапханәләр һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре бергәләп авылларда бәйрәм концертлары уздырганнар, аларда җылы котлау сүзләре яңгыраган һәм чәй табыны оештырылган.

«Игелек бүләк итеп» дип исемләнгән акция кысаларында клуб хезмәткәрләре сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә булганнар һәм татлы бүләкләр таратканнар.

7 декабрьдә Екатерина Бистәсендә тагын бер чара — «Екатерина көне» дигән престол бәйрәме дә узган. Аның кысаларында Екатерина храмында гыйбадәт кылганнар, чәй табыны әзерләгәннәр, ә Екатерина һәм Яңа Иванаево мәдәният йортлары хезмәткәрләре «Күңелләрне җылы сүз белән җылытабыз» дип аталган концерт белән чыгыш ясаганнар. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кайгырту» ХСХКҮнең көндезге төркемендә шөгыльләнүче инвалидлар өчен «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән аралашу сәгате һәм «Игелек фәрештәсе» дигән мастер-классы үткәргәннәр. Алар белән бергә яңа ел чыршысына урын алачак фәрештә сыннарын да ясаганнар.

«Аҗаган» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләрендә булганнар һәм «Хуш исле чәй» мастер-классы үткәргәннәр: балалар белән бергә СВОда катнашучылар өчен чәй салынган төргәкләр әзерләгәннәр. 

Акбүре авылының Буыннар мирасы музеенда мөмкинлеләре чикләнгән кешеләр өчен «Музей барысы өчен дә» дип исемләнгән экскурсия үткәргәннәр һәм балачактан инвалид булган кешенең өенә барып, «Җылылык тамчысы» акциясе үздырганнар.

Мәктәпләрдә «Син булмасаң кем?», «Игелекне бүген кыл!» һәм «Кайда яхшылык, шунда җылылык» дигән темаларга тематик сыйныф сәгатьләре узган, аларда яхшылык һәм шәфкатьлелек турында фикер алышканнар. Өлкән сыйныф укучыларына «Со дна вершины» фильмын күрсәткәннәр.

Хокук бозуларны профилактикалау отряды тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр, аларның хокуклары хакында һәм үзенчәлекләренә толерант мөнәсәбәттә булу турында «Яшәү ул бәхет» дигән акция үткәрелгән.

«Кешеләргә игелек бүләк итегез» акциясе кысаларында мәктәп хезмәткәренең өендә булу һәм «Игелек гөле» дип аталаган квест үткәрелгән. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Яңа ел — үзенчәлекле балалар күзлегеннән» дигән кул эшләнмәләре конкурсы оештырылган. 

БСМдә «Яхшы кәеф бүләк ит» акциясе үткәрелгән — мәктәпнең элеккеге хезмәткәренең өендә булганнар. Балалар белән «Яхшылык кыл» әңгәмәсе үткәрелгән һәм «Урынсыз билет» видеоролигы күрсәтелгән. 

Яңа Чишмәдәге Интернат-йортта 56 кеше яши, аларның барысының да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле. Биредә яшәүче һәр кеше, үзенең авыруына карамастан, актив тормыш рәвеше алып барырга, төрле чараларда, дәресләрдә катнашырга һәм җәмгыятькә ничек булса да файдалы булырга тырыша.

Ункөнлек кысаларында учреждениедә берничә мөһим чара һәм шатлыклы очрашу узган. Интернат-йортка Архангел һәм Иванаево мәдәният йортлары артистлары килгән, алар матур итеп җырлаганнар һәм биегәннәр, шулай ук «Кояшкай» кул эшләнмәсе ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Китапханә хезмәткәрләре Интернат-йортка «Яңа ел фәрештәсе» мастер-классы белән килгәннәр. Интернат-йортта район мәдәният йорты артистлары да концерт белән булганнар. Спорт мәктәбе хезмәткәрләре биредә спорт бәйрәме оештырганнар. Социаль хезмәтләр алучылар шашка турнирында көч сынашканнар, кайберләре үз көчләрен дартста да сынап караганнар. Иң актив катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгән. 
Туган якны өйрәнү музее Интернат-йортта «Яңа ел уенчыгы» мастер-классы үткәргән, анда Интернат-йортта яшәүчеләр үз куллары белән бизәк ясап, үзләренең иҗади потенциалын ача алганнар. 

Интернат-йорт белгечләре биредә яшәүчеләр өчен өстәл уеннары, шашка турниры, Интернат-йорт территориясендә «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!» дигән спорт чарасы үткәргәннәр. Интернат волонтерлары белән СВО сугышчылары өчен «Окоп шәмнәре» акциясе үткәрелгән. 

«Кайгырту» ХСХКҮдә «Без төрле, әмма без бергә» хәйрия акциясе кысаларында социаль хезмәтләрне өйдә күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар янына барып, социаль-тернәкләндерү чараларын үткәргәннәр.

«Кайгырту» ХСХКҮнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Балаларга елмаю бүләк ит» акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барганнар. 

Район китапханәсендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Игелек фәрештәсе» мастер-классында катнашу һәм «KINOMAKS» кинозалында яңа ел темасына мультфильм карау оештырылган.

Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерә! Без бар көчебезне куеп бу көннәрдә алар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм көчле якларын күрсәтә алырлык бәйрәм итәргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев