Яңа Чишмәдә районның төп чыршысы ачылды
Районның төп чыршысын ачу тантанасында «Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы» һәм «Иң матур Яңа ел бизәлеше» конкурсларына йомгак ясалды.
27 декабрьдә Яңа Чишмәдә РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.
РМЙ каршындагы мәйдан нык үзгәрде - бар җирдә дә төрле төстәге утлар җемелди, гирляндалар белән бизәлгән төп чыршы да искиткеч күренә.
Чыршыны ачу тантанасы балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең театральләштерелгән тамашасыннан башланды, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары, киләсе 2025 ел символы - Елан җыелучыларны Яңа ел белән котладылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән җылы котлады.
- Гомумән алганда, район буенча ел йомгаклары начар түгел, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Кырлардан мул уңыш җыелды, байтак объектлар төзелде, социаль объектларга дистәләгән миллион сумга капиталь ремонт үткәрелде, торак пунктларны төзекләндерү дә яхшы темплар белән бара.
Ул районның барлык битараф булмаган кешеләренә - эшмәкәрләргә, фермерларга һәм волонтерларга бүгенгесе көндә махсус хәрби операция зонасында булучы хәрбиләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең егетләргә 150 тоннага якын гуманитар йөк җибәрелде, 50 берәмлектән артык техника тапшырылды, без барыбыз да аларның исән-сау һәм Җиңү белән өйләренә кайтуларын көтәбез», - диде район башлыгы.
Вячеслав Козлов районда яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын теләде.
Аннары Яңа ел конкурсларына йомгак ясалды.
«Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы -2025» конкурсында беренче урын Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына бирелде, икенче урында - Үзәкләштерелгән клуб системасы, өченчедә - Яңа Чишмәнең «Крепыш» балалар бакчасы. Район башкарма комитеты җитәкчесе, конкурс комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов җиңүчеләргә Дипломнар һәм 10, 7, 5 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырды.
Алга таба традицион «Иң матур Яңа ел бизәлеше» смотр-конкурсында җиде номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде.
«Авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң матур бизәү» номинациясендә беренче урын Әдәмсә АҖдә, икенче урын - Зирекле һәм Черемухово АМЙларында, өченче урын - Акъяр һәм Чабаксар АҖләренә бирелде.
«Мәгариф учреждениеләрен иң матур бизәү» номинациясендә беренче урынны БСМ һәм Черемухово АМЙ бүлеште, икенче урын - Чаллы Башы һәм Әдәмсә АМЙларында, өченче урыннарда - Андреевка, Новопоселенная Лебедка һәм Рус Чабаксары авыл клублары.
«Район үзәге биналарын һәм учреждениеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында - Яңа Чишмә электр челтәрләре, икенчедә - Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты һәм спорт мәктәбе, өченче урында - ИП Сабиров Ш.Ш. һәм райгаз.
«Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны Ленино мәктәбе һәм Шахмай авылының «Ромашка» балалар бакчасы бүлеште, икенче урын - Әдәмсә авылы мәктәбендә һәм «Алсу» балалар бакчасында, өченче урыннарда - Яңа Чишмә урта мәктәбе, БИҮ һәм Зирекленең «Йолдыз» балалар бакчасы.
«Кулланучылар базары предприятиеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында ШЭ Конанерова Е.В., икенче урында – ШЭ Белоглазова Н. П., өченче урыннарда - шәхси эшмәкәрләр Мортазина Ф. Р., Данилова Е. И. һәм Янова Е.П.
«Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә беренче урында - «Ильдулов Н.С.» КФХ, икенче урында - «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ, өченчедә - «Садыйков М.Х.» КФХ.
«Йорт хуҗалыгын иң матур бизәү» номинациясендә икенче ел рәттән беренче урынга Ленино авылыннан Сапаревлар гаиләсе лаек булды, икенче урында - Чаллы Башыннан Әхмәтовлар һәм Әдәмсәдән Фәттаховлар гаиләләре, өченче урында - район үзәгеннән Мусиннар һәм Тубылгы Таудан Нургатиннар гаиләләре.
Ринат Фәсахов Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырганда барлык җиңүчеләргә дә рәхмәт белдерде, күп кенә район учреждениеләренең үз объектларын матур итеп бизәгәннәрен билгеләп үтте, барысына да яңа елда сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Бүләкләү тантанасыннан соң мәйданда әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев