Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә «Россия балалар Кыш бабае» акциясе уза

Инде Яңа ел якынлаша. «Россия балалар Кыш бабае» акциясе район халкын быел да сөендерә. Яңа Чишмә районындагы «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Яңа Чишмә РҮХ табибларына һәм шәфкать туташларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Кыш бабай белән Кар кызы медикларга открыткалар һәм татлы бүләкләр тапшырганнар. Күңелле сюрпризларга ия булган табиблар һәм шәфкать туташлары кунакларга  шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар - бәйрәмдә чын мәгънәсендә тылсымлы атмосфера хөкем сөргән.

Әлеге акция игелек кылуның һәм бер-берең турында кайгыртуның мөһимлеген искәртә (бигрәк тә катлаулы вакытларда). Һәр бәйрәм күңелләребезгә шатлык һәм яктылык китерсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев