Яңа Чишмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг узды
Әфганстанда Яңа Чишмә районының 80нән артык егете интернациональ бурычларын үтәгән, аларның бишесе сугышта һәлак булган.
Йөрәгендә Ватанга мәхәббәт булган илнең һәр гражданины өчен «әфганчылар» мәңгегә кыюлык һәм фидакарьлек үрнәге булып калачак.
«Патриот» паркындагы митингка сугышчы-интернационалистлар, башка «кайнар» нокта ветераннары, учреждение хезмәткәрләре, яшь армиячеләр килде.
Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде.
"Сугышчан тормышның авыр шартларында, һәрвакыт куркыныч астында булып, сез хәрби антка һәм бурычка тугрылыгыгызны саклап калдыгыз. Без сезнең батырлыгыгызны истә тотарга һәм кадерләргә, бу хәтерне яшь буынга тапшырырга тиеш», - диде ул, сугышчы-әфганчыларга мөрәҗәгать итеп. - Бүген безнең 150дән артык егет СВО зонасында һәм ватан мәнфәгатьләрен яклап батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр. Без барыбыз да аларның исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын көтәбез", - дип билгеләр үтте ул.
Район башлыгы «Панджшер –682» халыкара ветераннар оешмасының Рәхмәт хатын “әфганчы” Марат Садыйковка тапшырды.
Митингта шулай ук район «Сугышчан бердәмлек» рәисе Виктор Калмыков һәм район ветераннар советы рәисе Александр Скоков чыгыш ясады.
Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм сугышчы-интернационалистлар мемориалына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев