Яңа ел бәйрәмнәрендә террорчылыктан саклану
25 декабрьдә террорчылыкка каршы комиссиянең (ТКК) чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Анда комиссия әгъзалары һәм чакырылган кунаклар: район прокуроры Руслан Гизятов, оешма, дини учреждениеләр вәкилләре катнашты.
Комиссия секретаре Айгөл Глазунова алдагы утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында сөйләде, Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Марина Гурьянова җирлектә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенең торышы турында мәгълумат бирде.
РФ ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Артем Зиновьев газ һәм нефть инфраструктурасы объектларында, шул исәптән нефть һәм газ үткәргечләрендә диверсия-террорчылык актларын кисәтү чаралары турында хәбәр итте. Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина мәктәпләрдә куркыныч төркемендәге яшүсмерләр белән профилактик эш алып бару турында сөйләде.
Утырышта Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздыру чорында терактларны кисәтү, иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтү чараларына аерым игътибар бирелде.
Казанда күптән түгел генә булган вакыйгалар белән бәйле рәвештә кешеләрдән һавада пилотсыз очу аппаратларын күргән очракта 112 телефоны буенча хәбәр итү сорала, район территориясендә таныш булмаган, чит кешеләргә тап булсагыз, ЭЭМ органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Хокук саклау органнарына республика территориясендә диверсия - разведка төркемнәре эшләү мөмкинлеге турында мәгълүматлар килә, аларның максаты - БПЛА ярдәмендә диверсия-террорчылык актлары кылу.
Мондый актларны Украина махсус хезмәтләре һәм милли кораллы оешмалар йогынтысына эләккән РФ гражданнары да башкара ала. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан мондый хокук бозуларны кылырга мөмкин булган контингент белән кисәтү чаралары үткәрелә, экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә катнашы булган, тормышны тәэмин итү объектларына, социаль һәм транспорт инфраструктурасына зыян китерү турында агитацияләүче затларны һәм төркемнәрне ачыклау максатында социаль челтәрләргә даими рәвештә мониторинг үткәрелә.
Түбән Камадан Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкиле куркыныч төркемендәге балалар белән эшләү кирәклеге турында әйтте. Күптән түгел Түбән Камада социаль челтәрләр аша эш эзләгән 13-14 яшьлек яшүсмерләргә 10 мең сум акча түләүне вәгъдә итеп, кәрәзле элемтә вышкаларына ут төртергә тәкъдим итүләре турында сөйләде.
Утырышта БПЛА һөҗүменнән качу урыннары, аларны төзекләндерү, аларның адреслары һ.б. хакында сүз алып барылды, әлеге мәгълүматны кешеләргә җиткерү кирәклеге дә әйтелде.
Мәдәният һәм ял паркында террорчылыктан сакланышны тәэмин итү буенча кайбер эшләр башкарылган: видеокамералар, капкалар урнаштырылган, башка таләпләр дә үтәлгән.
Утырышта 2025 елның 31 декабреннән алып 8 гыйнварына кадәр районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү өчен, массакүләм бәйрәмнәр уздырыла торган урыннарда көчәйтелгән полиция нарядлары кизү торачагы турында игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев