Яңа ел инде якынлаша
14 декабрьдә район үзәгендә беренче Яңа ел алды ярминкәсе узды.
Ит сатучылар, гадәттәгечә иртәнге сәгать 6да сәүдә урынында иде, ә кайберләре тагын да иртәрәк килгән. Ләкин салкын, җилле һава торышы аркасында иртәнге якта 1-2 генә сатып алучы булган. Ә инде сәгать сигезенче яртыларга халык, сирәк булса да, күренгәли башлады. Кирәк нәрсәләрен сатып алгач, барысы да өшемәс өчен өйләренә ашыктылар. Күп кенә сатучылар шулай ук үзләре товар алып килгән машиналарына кереп җылындылар. Үз продукциясен сатучы ШЯХ хуҗасы яңа урында сәүдә мәйданчыгы тирәсе тотып алынмаган, үтәли җил булуы турында зарланды, стенасы һәм түбәсе булган базар кирәк, диде.
Шуңа да карамастан, сәүдә гөрләде, сыер итен (500-550 сум), тавык түшкәләрен һәм дуңгыз итен (350 сумнан) сатып алучылар байтак булды. Сыер ите белән тугыз урында сәүдә иттеләр. Мамадыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән казылык, сөт, балык продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Петропавел Бистәсеннән ИП Смирнов сөт продукцияләре белән сәүдә итте.
Балык яратучылар да суыктан кыймылдап торган кәрәкәне (килограммы 100 сумнан), сазан һәм карплар (300 сумнан) тирәсен урап узмадылар. Һәркайсы үзенә кирәген сатып алды.
Кукмара киез итекләренең витринасында (2350 сумнан алып 4400 сумга кадәр) балаларга, өлкәннәргә ак, кара, соры төстәге, рәсемле һәм бизәксез киез итекләр эленгән. Чыннан да, сайлау мөмкинлеге зур иде.
Яңа елга, биеклегенә карап, 600-1000 сумлык нарат агачлары да алып килгәннәр. Чыршыны өйдә урнаштыру өчен махсус фиксатор да тәкъдим ителде. Биредә мунча һәм ароматерапия өчен пихта себеркеләрен (250 сумнан) сатып алырга да мөмкин иде.

Икенче Яңа ел алды ярминкәсе һава торышы һәм товарның күптөрлелеге белән тагы да күңеллерәк булыр, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев