Яңа ел котлы булсын!
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавскийның Яңа ел котлавы.
Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән котлыйм!
Яңа ел алдыннан без нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел безнең барыбыз өчен дә сынау һәм бердәмлек вакыты булды. Йөздән артык якташыбыз махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын батырларча үтиләр. Без барыбыз да аларның җиңү белән кайтуларын көтәбез! Яклаучыларыбызның гаиләләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Безнең сугышчыларга дистәләгән тапкыр гуманитар йөк илткән волонтерларга аерым рәхмәт. 2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын лаеклы билгеләп үттек, җиңүчеләр буынының батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәт белән йөзләгән чара уздырдык.
Узып баручы елда безнең район ышанычлы рәвештә үсеш юлыннан барды, быел да сезнең һәрберегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә без әһәмиятле күрсәткечләргә ирештек. Яңа объектлар, балалар мәйданчыклары, дистәләгән километр юллар төзелде, Яңа Чишмә гимназиясе, Зирекле участок хастаханәсе капиталь ремонтланды, авыл эшчәннәре 170 мең тоннадан артык ашлык җыйдылар. Халкыбызга максималь уңайлы шартлар тудыру өчен торак пунктларыбызны алга таба төзекләндерү буенча зур эш башкарылды.
Яңа Чишмә җиренең чәчәк атуына көндәлек хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Районыбыз предприятиеләре һәм оешмаларының кадерле ветераннарын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, аларга ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм озын гомер телим!
Яңа Чишмә районында 2026 ел балалар һәм яшьләрнең һәрьяклап үсеш елы дип игълан ителде. Үсеп килүче буынны да Яңа ел белән котлыйм. 2025 елда район яшьләре үзләренең талантлы, иҗади һәм патриотик рухлы булуларын күрсәттеләр. Сезнең идеяләрегез һәм энергиягез 2026 елның яңа проектларында да тормышка ашырылыр дип ышанып калам.
Якынлашып килүче 2026 елда безнең барлык төп юнәлешләрдә бурычлар билгеләнде: болар – икътисадны үстерү, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, торак төзелеше, авыл хуҗалыгына ярдәм итү, яшьләр сәясәтен, спорт һәм туризмны үстерү, шулай ук комплекслы төзекләндерү. Бу юнәлешләрнең һәркайсы төп максатка – районыбыз халкының тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруга хезмәт итә.
Хакимият, җәмәгатьчелек, предприятиеләр һәм һәр кешенең бердәм эшләве — Яңа Чишмә районының уңышлы киләчәге нигезе. Яңа ел һәр йортка тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек алып килсен, яңа казанышлар һәм шатлык бүләк итсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Яңа 2026 ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев