«Яңа ел уенчыгы» мастер-классы
Җәмгыять

«Яңа ел уенчыгы» мастер-классы

1-10 декабрьдә илебезнең барлык почмакларында Халыкара инвалидлар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган Инвалидлар ункөнлеге уза.

Әлеге чараның төп максаты -  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү.

Ункөнлек кысаларында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмәнең Интернат-йортында Яңа ел уенчыкларын ясау буенча иҗади мастер-класс оештырганнар. Мастер-класста катнашучылар үз куллары белән Яңа ел бизәкләре ясап, үзләренең иҗади потенциалларын ача алганнар.

Чыршыга элеп куяр өчен уенчык ясау процессы мавыктыргыч кына түгел, ә бик күңелле дә әле. Иң мөһиме - яңа ел бизәкләре тылсымлы атмосфера булдырып кына калмый, ә кәефне дә күтәрә.


Нет комментариев