«Яңа елда — яңа җырлар» Чертуш авылы мәдәният йортында
Флүза Хәйруллинаның «Яңа елда — яңа җырлар» дип исемләнгән концерты булып узды. Залны җылы яктылык һәм бәйрәм кәефе биләп алды: яңа ел хисе һәм ихлас кул чабулар һәр чыгышны озатып барды, ә җырлар салкын, буранлы кышкы кичтә тыңлаучыларның йөрәкләрен җылытты.
Флүза балачактан үк җырлый, республика күләм конкурсларда катнашып килә. Ул «Татар кызы» республика конкурсының һәм «Сабантуй гүзәле» конкурсларының лауреаты. Хәзер ул Яр Чаллы шәһәрендә НГПИда укый һәм «Нур» яшьләр үзәгендә иҗат белән шөгыльләнә. Аның репертуарында татар эстрадасы җырлары бар. Флүза һәр җырын сәхнә осталыгы белән башкарды.
Концертта Рузил Зариповның чыгышы да бик матур булды. Ул музыка мәктәбен тәмамлаган, хәзер Казан төзелеш-архитектура университетында укый. Ул тамашачыларга гитарада татар җырларын башкарып бирде. Әминә Шәйхетдинова тыңлаучыларга нечкә скрипкада «Галиябану» көен уйнады. Мөхәммәдиевлар гаилә дуэты җылы һәм тәэсирле җырлары белән залны рухландырды. Кичәне алып баручы Рәмзия Мусина җылы атмосфера тудырып, программаны бердәм бәйрәмгә әйләндерде.
Концерт тамашачыларга чын Яңа ел бүләге булды.
Яңа ел — яңа өметләр генә түгел, яңа җырлар, яңа талантлар һәм яңа очрашулар да алып килә. Бу буранлы кич Флүзә һәм аның дуслары өчен яңа иҗади җиңүләр башлангычы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев