Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Иванаево авыл клубында «Яшьлекне искә ал» дигән бәйрәм кичәсе булып узган

Чарада катнашучылар яшьлек вакытындагы җырчыларны һәм артистларны фотоларыннан карап искә төшергәннәр. Баян көенә яраткан җырларыннан өзекләр башкарганнар.

Кичәнең «Яшьлек җырлары» дигән өлешендә яшьлекне, беренче мәхәббәтне искә төшерүче җырлар яңгыраган. Әлеге җырлар сагындыра, чөнки элек һәр җырны да диярлек уйлап иҗат иткәннәр һәм шушы җырлар, кешеләргә тормышның ыгы-зыгысында үзеңнең югары миссиясе турында оныттырмый, нәкъ менә алар безне авыр минутларда өмет өзелүдән саклый.

Чарага килүчеләр бик теләп «Табын җырлары», «Сүзләре кайсы җырдан?» дигән конкурсларда катнашканнар, кызыклы, көлкеле табышмаклар чишкәннәр.

Чара ахырында катнашучылар үз тәэсирләре белән уртаклашканнар, үз тормышларындагы вакыйгаларны искә төшергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев