«Яңа туган балаларның 66 % ы онлайн теркәлә»: елның гаиләгә кагылышлы төп вакыйгалары
Яңа Чишмә районы ЗАГС секторы җитәкчесе Алия Мирьякупова белән әңгәмә
- ЗАГС секторы – бала туу, гаилә кору кебек кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгалар теркәлә торган урын. 2025 ел район өчен бу яктан ничек узды?
- Чыннан да, 2025 ел позитив вакыйгаларга бай булды. Районыбызда гаилә кыйммәтләре ныгуын билгеләп үтәсе килә. Бу конкрет саннарда һәм матур традицияләрдә чагыла. Тормышның башыннан – бала туудан башласак, күп балалы гаиләләр санының артуы күзәтелә.
Узган елда 20 гаиләдә икенче бала, ә 11 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк балалар туды. Бу бик мөһим күрсәткеч.
Ата-аналарның актив яше тотрыклы кала: ешрак әни булу 25-29 яшькә, ә әти булу 30-34 яшькә туры килә. Әмма иң кызыклысы шунда ки, әнилек һәм әтилек чикләре киңәя. Мәсәлән, өченче баласын тапкан Яңа Чишмә авылы кешесе булган иң өлкән әнигә 40 яшь булса, яңа чишмәле иң өлкән әтигә - 45 яшь. Шулай ук 5 парның гаилә тормышларының беренче елында ук әти-әни булуы сөендерә.
- Әти-әниләр яңа туган балаларына нинди исемнәр куштылар?
- Малайлар арасында иң киң таралган исемнәр - Матвей һәм Илья, кызлар арасында – Елизавета, Василиса һәм Дарья. Әмма сирәк исемнәр дә очрый. Малайларга Доминик һәм Табриз, кызларга – Амаль һәм Юстина исемнәрен кушучылар булды.
- Хәзер цифрлаштыру турында күп сөйлиләр. Бу ЗАГС эшенә ничек йогынты ясады?
Кардиналь үзгәрешләр. Барлык туу турында актларның 66%ы дистанцион рәвештә, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша, «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә теркәлде. Бу ата-аналар өчен бик уңайлы: яңа туган бала белән беркая да бармыйча, теркәү өйдә онлайн эшләнә.
-Гаиләләр төзүгә күчик. Ничә никах теркәлде?
-2025 елда 32 яңа гаилә теркәлде. Алдагы еллардагыча кияүләрнең актив яше – 25-34 яшь һәм өлкәнрәк, ә кәләшләрнеке – 18-24 яшь. Ләкин мәхәббәтнең яше юк! Узган ел гаилә корган иң өлкән кияүнең һәм иң өлкән кәләшнең яше 69 иде. Бөтен республиканы берләштергән яхшы традицияне аерым билгеләп үтәсем килә: инде икенче ел 45 парның берьюлы теркәлүе - һәр районнан берәр пар. Безнең районны Алик Марат улы һәм Ксения Николаевна Мөхетдиновлар тәкъдим иттеләр. Бу яшьләр өчен искиткеч матур үрнәк.
-Кызганычка каршы, барлык гаиләләр дә сакланмый. Аерылышучылар бармы?
-Монда уңай динамика бар. Аерылышулар саны кими. Аерылышу процессларының кимү тенденциясе инде өч ел рәттән күзәтелә.
Хисап чорында алар 16 булды, бу 2024 ел белән чагыштырганда бергә кимрәк. Шул ук вакытта аерылышуларның 69% тан артыгын (16ның 11е) без суд карары нигезендә рәсмиләштердек. Димәк, аерылышучылар безгә карар кабул ителгәннән соң гына документ алырга киләләр. Бу, гаиләне саклап калу мөмкинлеге бирү өчен, ир белән хатынны медиаторлар катнашында судка кадәр килештерү эшен дәвам итүнең кирәклеген раслый.
- 2025 ел Ватанны саклаучылар елы булды. Бу сезнең эшегезгә ничек йогынты ясады?
ЗАГС секторы махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкарды: тормыш хәлләре буенча консультацияләр үткәрелде, тиз арада документлар һәм белешмәләрне кабаттан бирү башкарылды, гражданлык хәле актлары теркәлде.
Хатын-кызлар советы, мәдәният бүлеге һәм авыл җирлекләре белән берлектә күп чаралар үткәрелде: махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, гаилә тормышы юбилярлары, күп балалы һәм яшь гаиләләр хөрмәтләнде, яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды. Бу эш – гадәти чаралар уздыру гына түгел, җәмгыятьтә бәйләнешләрне ныгыту өчен мөһим адым. Мондый чаралар гаилә тормышы рәвешенең абруен һәм кыйммәтен күтәрә, балалар тууны, әти-әни булучылар санын арттыра, яшь буыннар өчен рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыта.
- Районда тагын нинди гаилә бәйрәмнәре һәм традицияләр халык күңеленә хуш килә?
- Без Гаилә көнен; Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен, Әниләр көнен, Әтиләр көнен актив рәвештә билгеләп үтәбез. Мәсәлән, 2025 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Тубылгытау авылыннан Исмагиловлар гаиләсе бүләкләнде. Ә Казан Кремлендә 45 гаиләне тантаналы хөрмәтләү чарасында безнең районнан Акъяр авылыннан Гайнуллиннар гаиләсе катнашты. Узган елда без 39 гаилә тормышы юбилярларын, шул исәптән бер бриллиант парны (60 ел), һәм төрле категорияләрдән 17 гаиләне котладык. Шулай ук яшьләр белән гаилә кыйммәтләре турында сөйләшү өчен даими рәвештә «Ачык ишекләр көннәре» һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дәресләре үткәрәбез.
- 2026 елда ЗАГС секторы алдында нинди төп бурычлар тора?
Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын күтәрү, гаиләнең уңай образларын популярлаштыру – ЗАГС секторының көндәлек бурычы. Һәм ул чаралар аша тормышка ашырыла. Безнең бурыч - аларны ныклы гаиләгә юнәлтелгән кыйммәтле мәгънәләр белән баету.
Хезмәт күрсәтүләрне тагын да уңайлырак итү өчен гаризаларны «Дәүләт хезмәтләре» аша тапшыруны алга җибәрүне дәвам итәчәкбез.
Гаилә институтын ныгыту, рухи-әхлакый традицияләрне яңарту һәм саклау буенча төп эшебезне дәвам итәчәкбез.
Хезмәтләрнең сыйфатын камилләштерәчәкбез һәм хезмәткәрләребезнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрәчәкбез.
Безнең төп максатыбыз – һәрбер ЗАГСка килүчегә яки мөрәҗәгать итүчегә хөрмәт, игътибар һәм һөнәри ярдәм күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев