Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярдәмчел кеше

Бүген район эчке эшләр бүлегенең тагын бер лаеклы ветераны Газимҗан Дәүләтшин турында бәян итәчәкбез

Үзенең элеккеге коллегасы турында редакциягә Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов яза.

«Газимҗан Сөлчәбаш авылында гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып үсә. Әтисе Галимҗан урман кисүче булып эшли, буш вакытларында хатыны Кәримә белән умарта карыйлар. 
Сөлчәбаш кошлар сайравы, чишмә чыңлавы ишетелеп торган урман аланында урнашкан. Әгәр дә җиләкле, гөмбәле, куе печәнле аланнарны да өстәсәк, бу җәннәт почмагына тиң җир. Мондый урында гадәттә игелекле, ярдәмчел һәм тәртипле кешеләр яши һәм, кагыйдә буларак, бер гаилә кебек яшиләр. Гаиләдә сигезенче бала булган Газимҗан да шунда үсә. Кечкенәдән үк әтисе янында була, нигездә аңа умарталыкта булыша.

Акбуре мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, СПТУ-118 гә укырга керә, анда тракторчы (машина йөртүче) булырга укып чыга. Укудан соң җәй буе тракторда практика үтә. Аннары 1988-1990 елларда армиядә хезмәт итә: Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә хәрби-топография хезмәтендә була.

Демобилизациядән соң, кайда һәм кем булып эшләргә дигән сорау тугач, озак уйлап тормый: кешеләргә яхшылык эшләү һәм көчсезләрне яклау теләге аны милициягә китерә. Шулай итеп ул Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәре булып китә. ИВС та хезмәт итә башлый, аннары дәүләт банкын саклауда, ә алга таба аңа җинаятьләрне эзләү бүлегендә машина йөртүче вазыйфасын тәкъдим итәләр.

Анда ничек эшләвен сорагач, Газимҗан тыйнак кына: «Башкалар кебек үк», — дип җавап бирде. Ул вакытта бүлек башлыгы Игорь Коробочкин иде, һәм ул элеккеге хезмәткәрен шулай характерлады:

-Ул бик ышанычлы кеше. Үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, һәрвакыт хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырышты. Машина йөртүче буларак, автомашина салонында гына көтеп утыра алыр иде. Ләкин бу аның характерында түгел. Кыскасы, бик игелекле һәм тәрбияле кеше. 

Эчке эшләр министрлыгы системасында Газимҗан 20 ел һәм 10 ай эшләгән һәм 2011 елда тиешле еллар хезмәте буенча прапорщик дәрәҗәсендә эштән киткән. Өч дәрәҗә «Намуслы хезмәте өчен», «ТР ЭЭМ милициясе отличнигы» медальләре һәм башка ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Газимҗан «Стрела М» оешмасында машина йөртүче булып эшли. Аның хәзерге җитәкчесе Андрей Котов сүзләренә караганда, Газимҗан бик тырыш һәм җаваплы кеше. «Мондый машина йөртүчеләр күбрәк булсын иде», — диде ул.

Газимҗан хатыны Ләйсән белән уллары Айратны үстерәләр, ул хәзер Казанда эшли. Быел аларның икесенә дә 55 яшь тула. Эштән буш вакытын Газимҗан үзенең мавыгуына — умартачылыкка багышлый. Моннан тыш, ул Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы әгъзасы да.

Минемчә, аның мили-циядәге хезмәте һәм гомумән тормыш юлы — Эчке эшләр бүлегенең яшь хезмәткәрләренә яхшы үрнәк.

Газимҗан Галимҗан улы үзенең юбилеен 2 апрельдә билгеләп үтә. Без аны туган көне белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете һәм җан тынычлыгы телибез". 

Эчке эшләр бүлеге Ветераннар советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов, 
Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге башлыгы Александр Митрясов.

Ольга Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев