Ярдәмгә килергә һәрчак әзер
Җәмгыять

Ярдәмгә килергә һәрчак әзер

17 ноябрь — Полиция участоковыйлары көне

Тәртип сагында

Полиция участковыйлары көне безнең иминлегебезне тәэмин итү һәм тәртип саклауда хезмәт куючыларга багышлана.

17 ноябрьдә ЭЭМнең Яңа Чишмә бүлегендә узган тантаналы җыелышта полиция хезмәткәрләре участковыйлар көне белән гамәлдәге участковыйларны һәм ЭЭБ ветераннарын — күпьеллык хезмәт стажы буенча лаеклы ялга чыккан элеккеге участок полиция хезмәткәрләрен котладылар.

Участковыйлар хезмәте барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан җыелучыларны котлап, Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Александр Митрясов чыгыш ясады. 

Ул билгеләп үткәнчә, участковыйларның барысы да эшчәнлекләре, белемнәре һәм эштәге осталыклары белән аерылып тора, ә иң мөһиме -һәркем үз эшен бик теләп башкара. Александр Митрясов барысына да эшләрендә уңышлар, гаиләләренә һәм үзләренә сәламәтлек, иминлек теләде, чөнки бу — хезмәт бурычын үтәүдә иң мөһим стимулларның берсе булып тора. 
Александр Митрясов барлык элекке һәм хәзерге участок хезмәткәрләренә чыдамлыклары, батырлыклары, фидакарьлекләре, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга һәрчак әзер булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ исеменнән ул УУП һәм ПДН бүлеге начальнигы, полиция майоры Роман Зыковка «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» билгесен тапшырды. Хезмәттәшләре Роман Зыковны лаеклы бүләге белән котладылар. 

Роман Зыков әлеге бүләк полиция участок уполномоченныйларының уртак хезмәтен чагылдыра диде һәм коллективка хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, эшләрендә уңышлар, ә өйдә һәрвакыт гаиләләренең шатланып каршы алуларын теләде. 

Түгәрәк өстәл артында яшь участок хезмәткәрләре өлкән иптәшләре — участок уполномоченныйларының: элеккеге УУП һәм ПДН начальнигы, полиция майоры Ильяс Нуртдинов, хезмәт стажлары 20шәр ел булган элеккеге участковыйлар — Рамил Таһиров һәм Рәис Гыйззәтуллиннарның истәлекләрен һәм үгет — нәсыйхәтләрен тыңладылар. Алар бүген дә үз тәҗрибәләрен төрле өлкәләрдә кулланалар. 

Бу көнне Ильяс Нуртдинов яшь полицейскийларга менә нинди киңәш бирде: «Һәрчак кеше булып калырга тырышыгыз, сезнең каршыгызда проблемалары, хаталары белән шундый ук адәм баласы басып торганын онытмагыз. Һәм тагын: авырлыклар килсә, үз эчегезгә йомылмагыз, шуны белегез, командирларыгыз, хезмәттәшләрегез сезгә һәрвакыт проблемалардан чыгу юлын табарга ярдәм итәчәк». 

Әңгәмә барышында элеккеге һәм хәзерге участковыйлар узган елларда һәм бүгенгесе көндәге хезмәттә күп уртаклыкларны билгеләп үттеләр. Әмма җинаятьчеләр тик тормый — яңа төр җинаятьләр барлыкка килә. 

Элек участковыйларга күбесенчә урамдагы тәртип бозучыларны тынычландырырга, күршеләр арасындагы һәм гаиләдәге низагларны чишәргә, шулай ук «вак» каракларны эзләргә туры килсә, бүген исә мошенниклык һәм урлашу кебек икътисади характердагы җинаятьләр беренче урынга чыга, дип билгеләп үтә полиция хезмәткәрләре. Шул ук вакытта гаилә-көнкүреш җинаятьләре дә җитәрлек. 

Әмма участковыйлар һәрвакытта да үз эшләрендә төп басымны җинаятьләрне профилактикалауга ясыйлар. Ә моның өчен алар үз участокларында һәр кешенең йөзен, кем нәрсә белән шөгыльләнә, аларның ничек яшәүләрен белә яки (эшкә яңа урнашкан хезмәткәр икән) белергә тырыша. Яңа кешеләр белән танышу, очраклы рәвештә очраган шикле кешенең шәхесен ачыклау, балигъ булмаган балалар яшәгән имин булмаган гаилә әгъзалары белән якыннан танышу -болар барысы да эштә нык ярдәм итә. Һәм, ачыкланганча, моңа зирәклек белән генә түгел, ә ышанып тапшырылган участоктагы халык белән яхшы, ышанычлы мөнәсәбәтләр аша да ирешеп була. 

Мәсәлән, полиция капитаны Роман Шишкин фикеренчә, халыкның полициягә ниндидер начар очраклар турында гына түгел, ә яхшы вакыйгалар хакында да килеп әйтүләре ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ышанычлы булуын аңлата. 10 ел хезмәт итү дәверендә ниндидер проблемаларны хәл иткәннән соң Романга ярдәме өчен рәхмәт белдереп, үз шатлыкларын уртаклашучылар да байтак булган. Кайчакларда кеше хәсрәтенә ярдәм итә алмау — безнең эшебездә иң авыры, ди ул.

Полиция капитаны Динар Шәйхетдинов бу хәлдән соң ниндидер бер арыганлык башлана, ди. Һәм, әлбәттә инде, аңа бу хисне җиңәргә гаиләсе ярдәм итә. Чыннан да, якын кешеләрең янында арыганлык онытыла, спорт залында шөгыльләнү дә арыганлыктан коткара. 

ЭЭМ ветераны Рамил Таһиров әйтүенчә, ул эшләгән елларда участок хезмәткәре эшендә иң катлаулысы вакыт җитмәү булган, ә менә хезмәттәге арыганлык турында оныткан да инде.
Полиция капитаны Данис Рамазанов өстәмә энергияне якыннары белән аралашудан ала һәм төрле көлкеле очракларны искә төшерергә тырыша. Аларның берсен ул безгә дә сөйләде: 
«Әле эшли генә башлаган идем, миңа полиция бүлегенә бер кешене алып килергә куштылар, аны күргәнем дә юк, миңа аның исемен генә әйттеләр. Адрес буенча килдем, бер ир-ат утыра, мин үзем белән таныштырдым һәм: «Миңа гражданин Б. кирәк», — дидем. Ә ул: «Мин дә аны көтәм, ул каядыр киткән», — дип җавап бирде. Мин озак көттем, аннары киттем, тагын килдем. Һаман шул ук кеше утыра. Ул да көтә. «Килмәдеме?» дим. Ул миңа карады да, елмаеп куйды: «Ярар, әйдә, алып бар инде бүлеккә, син эзләгән гражданин мин инде ул», диде. 

Башка участок хезмәткәрләре дә юмор белән дуслашырга киңәш итә. Рәис Гыйззәтуллин да бер очракны искә алды. Бервакыт полиция хезмәткәрләрен чакырган Горшково авылында яшәүче берәү, аның шәхесен тикшергәннән соң, үзе үк җинаять эше буенча гаепле булып чыкты, кыскасы, үзен — үзе «сатты», ди.

Полиция лейтенанты Илназ Хәйруллин урамда тәртип бозучы "геройлар«ның участковыйдан куркып, идән астына һәм печән өеменә качканнарын искә төшерә.

Участковыйларның дустанә атмосферада очрашулары әнә шундый кызыклы очракларны искә алып төгәлләнде. Һәркайсы үз хезмәтенә ашыкты һәм саубуллашканда: «Күрәсезме, безнең хезмәт ничек күңелле уза? Яшь һәм амбицияле егетләрне үзебезнең сафка эшкә чакырабыз!», диделәр.


Нет комментариев