Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!
Җәмгыять

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле яңачишмәлеләр!

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән һәм җылы котлауларны кабул итегез.

Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм элеккечә халык арасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без тыныч хезмәтебезне данлыйбыз.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр һәрвакытта да уртак эш хакына бердәм эшли беләләр һәм үз куллары белән районыбызны тагын да матуррак һәм уңайлырак итәләр.

Бүген районыбызның үсеше хакына намуслы хезмәт куйган һәркемгә ихлас рәхмәт. Бу бәйрәм үз көчебезгә ышанычны ныгытсын, уңай кәеф бүләк итсен.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, язгы шатлык хисләре һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим!

 

Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев