Игътибар – өлкәннәргә
Яңа Чишмә районында 2025 елның 1 октябренә 70 яшьлек 1955 кеше яши
709 кешегә – 75 яшь, 313 кешегә – 85 яшь, 84 кешегә 90 яшь тулган. 20 кеше 95 яшьлекләрен каршы ала.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында районда күп кенә чаралар узачак.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче 131 өлкән кешене бәйрәм белән котлаячак. Ункөнлек дәвамында белгечләр шулай ук 8 социаль хезмәт алучыны туган көне белән котлаячаклар, аларның берсе тыл хезмәтчәне Михаил Милютин, ул 95 еллыгын бәйрәм итә. Белгечләр үз карамагындагыларның йортларында «Чиста тәрәзәләр» һәм «Чиста ишегалды» акцияләре үткәрәчәк һәм кышка яшелчә әзерләргә булышачак.
«Кайгырту» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Зирәклек, игътибар, мәхәббәт бәйрәме» үткәрәчәк.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Йөрәкне көз кочаклый» фотозонасы ясалачак. Район оешмалары биредә яшәүчеләр янына концертлар һәм котлаулар белән киләчәк. Моннан тыш, әбиләр һәм бабайлар өчен иҗат коллективлары катнашында «Тормыш һәрвакыт матур булып кала», «Күңелне җылы сүз белән җылытабыз» музыкаль чаралары, мәктәп укучылары концертлары оештырыла. Кино челтәре нәфис фильм күрсәтәчәк.
5 октябрьдә биредә Балалар сәнгать мәктәбенең «Йөрәк җылысын бүләк ит» дип исемләнгән концерты була. Педагоглар һәм укучылар танылган композицияләрне, шул исәптән классик музыка башкарачаклар. Яшь талантларның гитара һәм баян тавышлары бәйрәм рухын тудырачак.
Мәктәпләрдә «Ни өчен өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту мөһим?» дигән темага класс сәгатьләре узачак. Педагоглар балалар белән өлкән буынга ихтирамның мөһимлеге, өлкәннәрнең тәҗрибәсе һәм зирәклегенең кыйммәтләре, балаларга әби-бабайлары сөйләгән гаилә тарихлары турында сөйләшәчәкләр. Моннан тыш, укучылар «Минем туганнарым, кадерлеләрем һәм яратканнарым» күргәзмәсе өчен рәсемнәр ясаячак. Укытучылар коллективы ветераннар – элеккеге мәктәп укытучылары белән очрашулар оештыра. Ел дәвамында укучылар өлкәннәр янына барып, аларга йорт янын тәртипкә китерергә ярдәм итә алачак.
Авыл клублары һәм китапханәләре базасында «Йөрәктән-йөрәккә» очрашу-кичәләре, әдәби кунак бүлмәләре, концерт программалары, көзге чәй эчүләр, сәхнә ветераннары белән «түгәрәк өстәлләр», «Оста куллар» һәм «Картлык – бәла түгел» мастер-класслары, иҗади күргәзмәләр үткәреләчәк. Мәдәният хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашларының өйләренә ярдәм итү һәм «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе белән барачаклар.
Моннан тыш, китапханәчеләр «Гомер-нең алтын көзе», «Елларым – байлыгым», «Алтын еллар – алтын куллар» китап күргәзмәләре оештырачаклар һәм өлкәннәр янына яңа китаплар һәм журналлар белән киләчәкләр.
Туган якны өйрәнү музее интернат-йортта «Көзге яфраклар, чәчәкләр һәм фотографияләрдән коллаж» дигән иҗади мастер-класс үткәрәчәк. Әбиләр һәм бабайлар үзләренең фотосурәтләрен кулланачак, бу аларны матур һәм оригиналь эш тудырырга рухландырачак.
Музейлар хәйрия экскурсияләре оештырачак. Кунаклар өчен шулай ук районда туып-үскән кешеләр ясаган әйберләрдән «Оста куллар сәнгате» күргәзмәсе оештырылачак.
Яшьләр бүлеге белгечләре «Өченче яшь» спартакиадасын үткәрәчәк.
4 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе була.
Ункөнлек буе «Кайнар линия» телефоннары эшли, анда өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.
Телефоннар дүшәмбедән җомгага кадәр 8 дән 17 сәгатькә кадәр эшли, төшке ашка тәнәфес 12 дән 13 сәгатькә кадәр: үзәк район хастаханәсе – 2-27-37, СФР – 2-25-81, социаль яклау бүлеге – 2-41-18, үзәк мәдәният йорты – 2-21-16, яшьләр эшләре бүлеге – 2-23-95, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе – 2-32-49. Код – 84348.
Өлкәннәр көне яшьләргә өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен искә төшерә, ә өлкәннәрне кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт һәм шәфкатьлелек тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев