Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Игътибар: балалар!“ операциясе

21 августтан 10 сентябрьгә чаклы Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге "Игътибар: балалар!" дип аталган профилактик операция үткәрә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан мәгариф бүлеге белән берлектә үтәчәк профилактик операция барышында белем бирү учреждениеләре урнашкан урыннарда керә торган юлларда һәм юл хәрәкәтен тәртипкә салучы техник чаралар торышына тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарма комитетның җирле органнарына хәбәр ителәчәк, кимчелекләрне бетерүгә тиешле күрсәтмәләр биреләчәк.
- Шулай ук без балаларга юлларда үз-үзләрен тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында өйрәтү һәм исләренә төшерү буенча ата-аналар һәм педагоглар белән профилактик эшне активлаштырабыз, ә өлкәннәрне транспортта балаларны куркынычсыз йөртү турында искәртәбез, - дип хәбәр итте безгә ЮХК инспекторы Айрат Сатдаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев