Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ике исем - ике дөнья

Чуашлар - Идел буенда яшәгән борынгы халыкларның берсе, уникаль мәдәнияткә, телгә һәм традицияләргә ия. Башка халыклар белән күп гасырлар буена аралашып яшәүгә карамастан, үз үзенчәлекләрен саклап кала алганнар.

Һәм бу үзенчәлек арасында мәҗүси йолаларның саклануы аеруча кызыклы. Бу хакта Чуаш Чабаксары авылында яшәүче 93 яшьлек Минука аппа (безнеңчә «апа»)– паспорт буенча Ольга Илдирәк кызы Молякова белән сөйләштек.

 

Язмыш  чыныктырган

Авылда христиан динендәгеләр дә, «ата-баба йолалары»н тоткан чуашлар да яши. Минука Илдирәк кызы - борынгы гореф-гадәтләрне хөрмәт итүчеләрдән. Әти-әнисе шулай яшәгән, ул да кечкенәдән кабул иткән йола-гадәтләр буенча яшәвен дәвам итә.

Дүрт балалы гаиләдә ул икенчесе. Әтисе 1942 елда сугышта һәлак була. Кыз 10 яшеннән колхозда эшли башлый: сыер, ат җигәргә өйрәнә. Соңрак бозаулар карый. 25 яшендә авылдашы Виталий Мурза улына кияүгә чыга, 41 ел бергә яшиләр. Аннары унике ел буе инсульттан соң паралич суккан ирен карый. Ирен, ике елдан соң өлкән улы Юрийны җирли. Күргәнебезчә, тормыш аның ныклыгын шактый сыный.

Бәлки, шушы кыенлыклар аны чыныктыргандыр да – ул һаман да тормыш сөючән оптимист булып кала бирә. Әле кеше утыртыргамы-юкмы дип уйлап торганда, аның инде тәрәзә төбендә помидор һәм борыч үсентеләре яшелләнә. Бакчада эшләү – яраткан шөгыле. чуаш телендә чыгучы «Сувар» газетасын күзлексез укый. Татарча бик яхшы аңлый һәм сөйләшә икән, тик начар ишетә. Һәм ни өчендер быел, бәлки, бу фани дөньяны ташлап китәрмендер дип уйлый – әнисе дә 94 яшендә үлгән булган, быел көзгә Минука әбигә дә насыйп булса 94 тулачак.

 

Минука –  үз юлына тугры

Минука апага (яки инкә – чуашларда ихтирамлы мөгамәлә) безне Татьяна Зайцева һәм Владимир Охотников («Илем» ансамбле җитәкчесе) озатып барды. Алар аның янына еш килергә тырышалар. Элек әби «Илем» ансамбленә йөргән, хәзер дә аларга кушылып җырлап алды – хәтере яхшы, күп җырлар белә.

Шул ук урамда, берничә йорт аша гына, улы Сергей  белән килене Наталья яши. Әниләрен үз яннарына чакырсалар да, җавабы бер: «Көчем булганда үз өемдә яшим әле». Килене без килгәндә дә аның янында иде, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре күренеп тора.

Паспорты буенча Ольга булса да, авылда аны барысы да Минука дип йөртә. Чуашларда шундый гадәт бар: әгәр балачакта бик күп авырсалар, аларның исемнәрен үзгәртәләр, «мин» сүзе өстиләр, – дип аңлата Татьяна Зайцева. Элек миңле балаларга бездә дә “миң”нән башланган исемнәр кушканнар, бу гадәт шуңа да охшап тора. Ә мәҗүси чуашларда балага ике исем бирү традициясе булган. Берсен барысы да белә, һәм ул күз тию, бозым, авыруларны үзенә алырга тиеш була. Икенче исемне әти-әниләре һәм иң якын кешеләре генә белгән.

Миңа «Минука» исеменең мәгънәсе кызык булды. Чуашлар кулланган исемнәргә мөселманлык та, христианлык та сизелерлек йогынты ясаган. М.Р. Федотовның «Христиан булмаган чуаш исемнәре сүзлеге» китабында Минук исеме «Иман юлы» (гарәпчәдән «Минһаҗетдин») дигәнне аңлата, диелгән.

 

Табигатькә якынрак  булган дөнья

Гаҗәп: бер авылда тату гына ике дөнья яши. Әкренләп борынгы мәҗүси гореф-гадәтләр онытыла башлаган инде, шулай да аларны сакларга тырышучылар да бар.

- Бала туганда махсус түгәрәк ипи пешерәләр. Кибән башын саклыйлар да ул бала үскәч, аңа бирәләр. Хәзер бу гадәт бетеп килә инде, – дип аңлата Татьяна Михайловна (әби начар ишеткәнгә, ул безнең арадашчыбыз булды). Күп еллар мәктәптә, хәзер авыл мәдәният йортында эшли, «Илем» ансамблендә катнаша, борынгы гореф-гадәтләрне дә, христиан гореф-гадәтләрен дә бик яхшы белә Татьяна Зайцева.

- Туйлар хәзер бертөрлерәк уза, әллә ни аерымлыклар юк. Ә кешене күмгәндә, кайбер йолалар әле дә саклана. Мәетне өченче көнгә күмәләр, үлгән кешене һәр пәнҗешәмбе искә алалар.

Мәҗүсиләрнең постлары юк. Әгәр русларда Пасха якшәмбегә туры килсә, чуашларда – чиркәүнекеннән өч көнгә иртәрәк, чәршәмбе көнне. Якшәмбе көнне туганнар җыела, ботка пешерәләр, сыйлар әзерлиләр һәм кунакка йөриләр.

Элек ул «Манкун» дип аталган («бөек көн» дип тәрҗемә ителә) – борынгы чуаш календаре буенча язгы Яңа елны каршылау бәйрәме булган.

Традицион чуаш календаре буенча октябрьне «юпа уйахе» дип атыйлар, бу «багана ае» дигәнне аңлата. Әгәр кеше үлсә, мәсәлән, яз көне, һәр пәнҗешәмбе октябьгә кадәр аны искә алалар – аш үткәрәләр. Хәзер дә махсус чынаякка җәймә ваклап салалар да: «бу сиңа», - диләр.

Бу елда үлгән туганнары хөрмәтенә агач багана – юпа куялар, ул мәрхүмне сурәтләргә тиеш. Ирләр өчен гадәттә имән, хатыннар өчен юкә сайлыйлар. Урманга баралар, кирәкле агачны табып кисәләр һәм өйгә алып кайталар, битләрен ясыйлар. Әгәр хатын-кыз икән – күлмәк кидерәләр, яулык бәйлиләр; әгәр ир-ат икән - чалбар, күлмәк. Ятакка салалар һәм махсус җырлар җырлыйлар. Аннары бу багананы зиратка куялар, һәм ул череп беткәнче шунда тора.

Чуаш Чабаксарында бөтенесен дә бер зиратта җирлиләр, ләкин капкалар төрле: бер ягы керәшеннәр өчен, икенче ягы мәҗүсиләр өчен.

 

Телләр төрле –  кешеләр охшаш

Минука Илдирәк кызы Татьяна Зайцева һәм Владимир Охотников белән бергә туй җырын җырлап күрсәтте. Мин хәтта телләребезнең ни дәрәҗәдә охшаш булуына гаҗәпләнеп тә утырдым – тәрҗемәсез дә җырның мәгънәсен аңлап була иде. Төрле телләрдә без бер үк нәрсә турында сөйләшәбез һәм җырлыйбыз. Ләкин безнең һәрберебезнең үз үзенчәлеге, бу дөньяны күрүдә үз аермалары да бар. Һәм аның шулай булуы кадерле дә – фани дөнья төрлелеге белән матур.

Ике дин һәм йолалар белән бүленгән, ләкин уртак хәтер белән берләшкән бу кечкенә генә авылда Минука (Ольга) Молякова кебек «ата-баба йолалары» буенча яшәүчеләр тагын бар. Бер гаиләдә дә кемдер христиан кануннары буенча яши, кемдер үзен элеккечә җирләргә куша икән.

Мәҗүси йолалар акрынлап үткәнгә күчә бара – монысы табигый, ләкин алар чуаш халкын уникаль итә торган «үзенчәлек»нең бер өлеше булып калалар. Ә бер-береңне  аңлый белү, гаепләмәү, үзеңнекен генә алга чыгарырга тырышмау – төрле дөньялар арасында иң яхшы күпер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев