Илне һәм кече Ватанны яратып
Нәкъ менә шушы тема Яңа Чишмә ЗАГСында Россия Конституциясе көненә багышланып үткәрелгән бәйрәмнең лейтмотивы булды
1993 елның 12 декабрендә яңа демократик Россиядә закон чыгару буенча төп документ кабул ителгән.
Бу көнне ЗАГСка сугышчыларыбызның әниләре, гаилә юбилярлары һәм РФ гражданнары паспортларын алучы яшүсмерләр чакырылган иде.
Бәйрәм Олеся Финагентова башкаруында «Пожелание» җыры белән башланып китте.
Алып баручылар (сценарий авторы - Юлия Самсонова) бүгенгесе көндә ил мәнфәгатьләрен яклап, алгы сызыкта көрәшүче хәрбиләрнең әниләре турында сөйләделәр. Красный Октябрь поселогыннан Людмила Белькованың өч улының икесе үз теләкләре белән СВОга киткән, шуларның берсе өйләнгән, аның ике улы һәм кызы бар.
Черемухово Бистәсендә яшәүче Михаил һәм Нина Лапшиннарның ике улы да шулай ук Ватанны яклыйлар. Өлкән уллары Александр - Сүриядә, Абхазиядә, башка «кайнар нокталарда» хезмәт иткән, Суворов һәм «Хәрби батырлыклар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ул өйләнгән, аның бер баласы бар, ә аның ир-туганы - Алексей гаилә кормаган әле.
Петропавел Бистәсеннән Тамара Малаяның уллары Владимир һәм Михаил шулай ук СВОда. Ире белән бергә алар әти-әнисез калган туганнарын - өч баланы үстергәннәр. Хәзер аларның берсе - Артем һәм тәрбиягә алынган кызның ире дә контракт буенча СВОда хезмәт итәләр. Димәк, гаиләнең дүрт әгъзасы махсус операциядә хәрби бурычларын үти.
Екатерина Бистәсеннән Александр һәм Надежда Хорьковлар ике искиткеч ул тәрбияләп үстергәннәр. 18 октябрьдә биологик ресурслар буенча начальник булып эшләүче аларның өлкән уллары Дмитрий мобилизацияләнә. Кечесе - авыл җирлеге башлыгы Александр, абыйсы СВОга киткәннән соң 8 ай үткәч, ул да контракт буенча китә.
Район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз - депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова район башлыгы, депутатлар советы һәм район башкарма комитеты исеменнән барысын да Конституция көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе гражданнары инде 30 елдан бирле илебезнең Төп законы буенча яши. Надежда Ивановна СВОда катнашучы хәрбиләребезнең әниләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Безнең районнан 44 кеше мобилизацияләнгән, бүгенгесе көндә 38 кеше контракт буенча хезмәт итә, районда хәтта ике балалары да СВО зонасында хезмәт итүче дүрт гаилә бар. Улларының сугыш зонасында - алгы сызыкта булуларын белеп тору - һәр әни өчен дә бик авыр һәм алар улларына исән калыр өчен көч, илне лаеклы итеп яклар өчен батырлык сорап, көн саен дога кылалар. Без ышанабыз, егетләребез, һичшиксез, исән-сау һәм сәламәт булып өйләренә кайтырлар. Кадерле әниләр! Без улларыгыз белән һәм сезнең белән дә горурланабыз. Зур рәхмәт Сезгә!
Надежда Попкова әниләргә Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, ә Ленино авылыннан Дарья Зайцева әниләр өчен «На позиции девушка провожала бойца» җырын башкарды.
Бәйрәмгә быел «алтын» һәм «сапфир» туйларын билгеләп үтүче гаилә юбилярлары да чакырылган иде. 30 декабрьдә Шахмай авылыннан Флер һәм Рәшидә Гыйльметдиновлар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Алар бүген дә, элекеге кебек үк, бер-берсен кайгыртып, хөрмәт итеп яшиләр. Флер ага авыл хезмәтчәннәре гаиләсеннән, мәктәптән соң ветеринар һөнәрен сайлый. Ул булачак хатынын үзе укыган Олы Әтнә авылында очрата. Дипломлы белгеч хатыны Рәшидәне үзенең туган авылы - Чертушка алып кайта. Үзен зоотехник итеп билгелиләр, ә хатыны колхоз идарәсенә бухгалтер булып эшкә урнаша һәм алар Шахмайга күченәләр. Флер ага 40 елга якын колхозда ветеринария табибы булып эшләгән. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, ул авылдашларына профессиональ ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. Аларның кызлары Лидия һәм уллары Фәнил күптәннән инде үз гаиләләрен булдырганнар һәм әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр. Флер абый яшьтән үк гармунда уйнарга яраткан, шуна күрә пенсиядә дә авыл һәм районның мәдәни тормышында: «Балкыш», «Татар-моңы», «Уйнагыз, гармунннар!» һәм башка фестивальләрдә актив катнаша.
Яңа Чишмәдән Валентин Викторович һәм Любовь Никифоровна Чесноковлар «алтын туй»ларын 3 ноябрьдә билгеләп үткәннәр. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Оныкларының берсе - Алексей махсус хәрби операциядә. Гаилә башлыгы озак еллар почта ташыган, ә лаеклы ялга чыкканчы 10 ел дәвамында ГТХМ диспетчеры булып хезмәт куйган. Аның хатыны 30 елдан артык РҮХдә пешекче булып эшләгән, гомере буе бик сирәк очрый торган 4 нче кан группасы доноры булган һәм күп тапкырлар авыруларны коткарып калырга ярдәм иткән.
Ирле-хатынлы Николай һәм Валентина Заворохиннар 45 еллык юбилейларын 17 ноябрьдә билгеләп үткәннәр. Валентина Кузьминична озак еллар сәүдә өлкәсендә эшләгән, ә лаеклы ялга - Сбербанкта хезмәт куйганнан соң китә, Николай Степанович төрле оешмаларда шофер булып эшләгән. Алар ике бала тәрбияләп-үстергәннәр, ике оныклары бар.
Ленинодан Константиновлар гаиләсе 1978 елның 20 октябрендә гаилә кора. Галина Васильевна тумышы белән Минзәлә районыннан, бу авылга колхоз идарәсе бинасын төзүгә килгән. Александр Михайловичка кияүгә чыга һәм 30 ел савымчы булып эшли. Ире гомер буе механизатор булып, ә 15 ел пенсиягә чыгар алдыннан «Ямашнефть» ААҖдә эшләгән. Алар ике ул һәм кыз үстергәннәр, кызганычка каршы, кызлары быел вафат булган. Әмма әби белән бабай оныклары өчен яшиләр, алар бишәү, улларына үз авылларында йортлар төзергә ярдәм итәләр, бакчада шөгыльләнәләр.
Чуаш Чабаксарыннан сапфир юбилярлар - Моляковлар үз хезмәт эшчәнлекләрен туган авылы совхозында авыл хуҗалыгы белгечләре булып башлыйлар. Леонид Александрович биредә гомер буе агроном, Нина Андреевна икътисадчы булып эшләгәннәр. Ирле-хатынлы Моляковлар җәмәгать тормышында актив катнашалар, шуңа да Нина Андреевна Авыл көнендә район башлыгының истәлекле бүләге белән бүләкләнә. Алар өч ул тәрбияләп үстерәләр, ике оныклары бар.
Петропавел Бистәсеннән ирле-хатынлы Патрикеевлар да 45 ел бергә яшиләр. Нина Федоровна гомере буе авыл мәдәният йортында - 30 елдан артык авыл китапханәсендә эшләгән, берничә тапкыр грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Александр Дмитриевич колхозда шофер, аннары сак хезмәтендә һәм мәктәп автобусы йөртүчесе булып эшләгән. Алар бер ул һәм кыз үстергәннәр, ике оныкны үстерергә булышалар. Гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, терлек тота. Балалары хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.
Надежда Попкова гаилә парларына үзенең җылы теләкләрен җиткерде, юбилейлары белән котлады.
Чесноковларның оныгы СВО зонасында булуын искәртеп, ул бу теманы яңадан күтәрде. Волонтерларыбыз айга ике-өч тапкыр анда баралар, шәхси посылкалар да, туганнарыннан, мәктәп укучыларыннан, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән хатлар да алып баралар, диде. Районда яшәүче һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Һәркем үзенең күңел җылысын бирергә тели. Быел безнең хәрбиләргә гуманитар йөк белән 14 машина җибәрелде.
- Сез мәктәптә язган хатларны, балалар, безнең егетләребез күкрәк кесәсендә - йөрәкләре янында йөртәләр. Бу хатлар - Ватанның, өй җылысының бер өлеше, - дип мөрәҗәгать итте Надежда Ивановна чарага чакырылган яшүсмерләргә.
Гаилә юбилярларына Илсөяр Дәүләтшина үзенең бик матур җырын бүләк итте.
Мәктәп укучыларына Россия гражданнары паспортларын тапшыру чираты да җитте. Районның миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева һәм районның Яшь гвардия җитәкчесе Дарья Селиверстова тантаналы рәвештә паспортларны һәм истәлекле бүләкләрне тапшырдылар. Үз тормышларында төп документны Благодаровкадан Гурьянов Никита, Тубылгы Таудан Кәримов Данис, Чуаш Чабаксарыннан Мельников Юрий, шулай ук Яңа Чишмәдән Исаев Марк, Любимова Дарина, Холин Николай һәм Софья Скоковалар алды. Бу вакыйга хөрмәтенә Россия Федерациясе гимны яңгырады.
Әлеге чарадан соң БСМнең яшь йолдызы Данил Бочкарев күңелләргә үтеп керерлек итеп «Я люблю тебя, Россия, дорогая моя Русь!» җырын башкарды. Чара барлык катнашучыларның истәлеккә фотога төшүләре белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев