Реклама
Җәмгыять
Инвалид баланың ата- анасына пенсия яше артмаган
Халык җыеннары вакытында Акбүре авылында яшәүче инвалид баланың ата-анасына пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында берничә сорау керде.
Шуңа бәйле рәвештә, Россия Пенсия фонды 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу яше акрынлап артса да, инвалид баланың ата-аналарына бу арту берничек тә тәэсир итми, дип аңлата. Элеккечә, инвалид баланың ата-анасының берсе вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин: әтисе 55 яшьтә, әнисе 50 яшьтә.
Шул ук вакытта бу категория гражданнар өчен билгеле бер шартлар бар: 8 яшькә кадәр баланы тәрбияләү һәм минималь иминият стажына ия булу (әтисе өчен 20 ел һәм әниләр өчен 15 ел стаж). Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына бала инвалид дип танылган һәм нинди яшькә кадәр инвалид булган вакыт тәэсир итми.
Опекуннар өчен дә ташламалар бар: балага 8 яшь тулганчы опекунлык билгеләнгән очракта, алар өчен инвалид балага опекун булып торгандагы һәр ел ярым өчен пенсиягә чыгу яше бер елга кими. Шуны истә тотарга кирәк: пенсиягә чыгу яшен 5 елдан да артыграк киметеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев