Чаллы Башы мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм узган.
"Җәйге каникуллар да үтеп бара. Мәктәп тормышы башланыр алдыннан, балалар белән, "Йодрык кадәрле йомры бәрәңге" диеп исемләнгән бәрәңге бәйрәме үткәрдек.

Балалар "Кызыл бәрәңге" һәм "Сары бәрәңге" командаларына бүленеп көч сынаштылар. Өйгә эш итеп бакчада үскән иң зур бәрәңгене алып килешле иде. Исмәгыйлева Гүзәл белән Эльвина каникулларда тик утырмаганнар, авырлыгы буенча иң зур бәрәңгене үстереп, алар беренче урын яуладылар.
Бәйрәмебезнең иң кызык мизгеле ул әлбәттә өстәл янында булды. Учакта кыздырып пешерелгән "Картофель фри", кыстыбый һәм башка тәм-томнар белән җыелышып чәй эчтек", - дип хәбәр итәләр безгә мәдәният хезмәткәрләре.
Праздник картофеля для детей провели в с. Простые Челны.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев