Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Йомшак күңелле, игелекле әби

25 июльдә Петропавел Бистәсеннән тыл хезмәтчәне Валентина Федоровна Бельковага 90 яшь тулган.

Валентина Федоровна, ире өч ел элек вафат булганнан соң, ялгызы гына яши. Балалары өйнең эчке ягын шәһәр фатирындагы кебек төзекләндергәннәр. 

Күптән түгел бойлер һәм бәдрәф белән ванна бүлмәсе ясаганнар. Заманча пластик тәрәзәләр һәм бик матур ишекләр.

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

Ә менә залда юбилей уңаеннан бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре дә тора. Почмакта йомшак уенчык — «Оныгымның куяны», — ди Валя түти.

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

Бүләкләр әлегә йокы бүлмәсендә, тартмаларда. Һәр җирдә якты һәм уңайлы, алгы тәрәзәләрдән Шушма елгасы күренеп тора. 

— Ике көн бәйрәм иттек, — ди хуҗабикә. — 25е көнне Дмитрий Сергеевич, социаль яклау бүлегеннән һәм безнең клубтагылар килде. Менә монда кызлар басып тордылар һәм бик матур итеп җырладылар! Аларга зур рәхмәт! Чәчәкләр һәм бүләкләр алып килделәр. Ә 29ында бөтен туганнарым җыелды.

Әлбәттә, балалар, оныклар һәм оныкчыклар юбилей уңаеннан бергә җыелуларына бик шат булганнар. Валентина Федоровнаның 10 оныгы, 15 оныкчыгы бар, алар әбиләрен нык яраталар икән. Оныкчыларының кайберләре үзләре дә әти-әни булганнар. 

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

Инде менә икенче ел аны социаль хезмәткәр карый. Башта Фая булган, ә хәзер Оля. Ул кибеткә азык-төлек алырга йөри, ризык әзерли, өйне җыештыра. Якынрак тирәдә яшәгән балалары да көн саен килеп, әниләренең хәлен белешеп торалар.

— Балаларым да кирәк нәрсәләрне сатып алып киләләр, Аллага шөкер, хәзер җаның ни тели, барысы да бар бит, — дип сөйли Валя түти. — Барысы да юбилейга килде. Безнең гаиләбез бик дус, Миша белән 66 ел тату гына гомер иттек. Яшьрәк чакта зур хуҗалык тоттык. Тугыз ел элек сыер да, үгез дә бар иде, аннары дуңгызлар гына асрадык. Миша терлексез тора алмый иде, терлекләрне карарга яратты. Соңгы елларда ул авырап китте, аяклары белән азапланды. 

Реклама

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

Гомеренең ахырына кадәр Валентина Федоровна аның тормышы өчен көрәшә, ләкин ул гына алып кала алмый шул... 

Бабайны җирләгәч тугызынчы көнне Ританың бөтен гаиләсе ковид белән урын өстендә ята, шул исәптән әби дә. Яшьләр тиз терелә, ә Валентина Федоровна каты чирли: температурасы да күтәрелә, ике атна бер ни белмичә ята, куллары һәм аяклары йөрмәс хәлгә җитә. Ләкин организм җиңә, балаларының, оныкларының кайгыртуы ярдәмендә бу чирне дә җиңә ул. Рита үзе дәваланган даруларны әбигә дә эчергән. Балалары әниләрен үзләрендә яшәргә күндерәләр: Валерий — Петропавел Бистәсендә, ә Рита — күрше Андреевкада яшиләр. Әмма Валентина Федоровна үз йортына, үз нигезенә кайтырга тели. Балалары исә, өйгә социаль хезмәткәр килеп йөрсә генә, дип риза булганнар. 

Икенче кызы Людмила Әлмәттә яши, ул да әнисе янына еш кайта. Кызганычка каршы, ике улы инде исән түгел: Әфган сугышында катнашкан Юрий 42 яшендә күп еллар элек вафат булган, Александрның бакыйлыкка күчүенә бер елдан артык. Валентина Федоровна алты бала анасы (бер кызы сабый чагында ук вафат булган).

Валентина Федоровнадан озын гомерле булуының сере нәрсәдә, дип сорагач, ул болай дип җавап бирде:

— Нигә озак яшим, белмим шул. Гомер буе эшләгәнгәдер, мөгаен. Эшләргә кирәк, югыйсә бөтен җирең авыртачак. Минем менә хәзер бер җирем дә авыртмас иде дә бит, Миша киткәч бик авыр шул... 
Валентина Федоровна сугыш елларында әнисе белән икәү генә кала, әтисе һәм өлкән абыйсы 1941 елда һәлак була, ике сеңелесе сугыш алдыннан үлә. Абзардагы сыер һәм бетмәс-төкәнмәс эш, авыр хезмәт гаиләгә яшәргә көч биргән. 

Бөтен йорт Валя җилкәсендә була: бакча да казыган, әнисе эштә булганда сыер да сауган. Шуңа күрә кыз мәктәптә 3 сыйныфны гына укыган. Үсә төшкәч, леспромхозда, алты ел нефть промыселында, аннары урман хуҗалыгында һәм 19 ел мәктәптә техничка булып эшләгән. Идәннәр юган, утын әзерләгән, буяган. Аннары кырчылык бригадасында хезмәт куйган, анда пенсиядән соң да эшли. Аның 40 елдан артык стажы бар, намуслы хезмәте, хезмәт батырлыгы өчен бүләкләргә дә ия булган. 

Валентина Федоровна йомшак күңелле, игелекле кеше, ул ашыкмыйча, акрын гына сөйләшә. 

-Аның янына кем генә килмәсен, әни ачык йөз белән каршы ала, ашата һәм чәй эчерә. Кыскасы, кунакчыл кеше. Ул әле бик тәмле итеп пешерә дә иде, шәһәрдәге оныклары әбиләренең камыр ризыкларын һәм пилмәннәрен сагынып кайта иделәр, — дип сөйли кызы Маргарита. — Хәзер олы яшьтә шул инде. Таяк белән генә йөри, ишетүе дә бик үк яхшы түгел. Ләкин, шулай булса да, кәефе яхшы, ул төшенкелеккә бирелми. 

Йомшак  күңелле, игелекле  әби

— Әнием йомшак күңелле кеше, бөтен кешене кызгана, жәлли. Мәсәлән, социаль хезмәткәр Оляга: «Ял ит, иртәгә эшләрсең инде калганын», -ди. Бер нәрсәсен дә кызганмый, соңгысын бирергә әзер. Яр буендагы күршеләребез Нина Патрикеева, аның сеңелесе Валя да әнине юбилее белән котларга килгән иделәр: «Валя түти, сез безнең өчен икенче әни», — диләр, аны кочаклап.
Валентина Федоровна өй янындагы эскәмиягә чыгып утырырга ярата. Аның әле мәчесе дә бар, караватында әбинең аяк очларында гына йоклый икән.

-Өйгә кайтуыма сөенеп туя алмыйм, гомер иткән нигезем шул, дип елмая юбиляр әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев