Ишегалдын кешеләр  фикерен исәпкә алып төзекләндерәчәкләр
Җәмгыять

Ишегалдын кешеләр фикерен исәпкә алып төзекләндерәчәкләр

Июль аеннан Татарстанда «Бердәм Россия» нең «Безнең ишегалды» дип аталган күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча партия проекты старт алды.

Хәзер республикада партиянең җирле бүлекчәләре белән берлектә ишегалларында яшәүчеләр белән очрашулар бара, анда үз ишегалларын ничек күрергә теләүләре, беренче чиратта, тәртипкә китерү, моңа ничек игътибар юнәлтергә кирәклеге турында фикер алышалар.

Проект шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды.
- Татарстанда берничә ел дәвамында ишегалларын төзекләндерү буенча эш алып барыла, әмма бу очракта «мәсьәлә киңрәк куела», - дип билгеләп үтте  Президент. Ишегалды территориясе - ул кечкенә дөнья, анда һәр кешегә уңайлы һәм җайлы булырга тиеш. Проектның төп идеясе - кешеләр фикереннән башка берни дә эшләнергә тиеш түгел.
Яңа Чишмә районында да шундый очрашулар уза. Беренчесе Яңа Чишмәдә Чернышевский урамы буенча 32 нче номерлы күпфатирлы торак йорт ишегалдында, икенчесе-шундый йорт ишегалдында Красный Октябрьдә булды. Ә 6 августта янә район үзәгендә Совет урамы буенча 62 нче номерлы йортта яшәүчеләр үз ишегалларын төзекләндерү турында фикер алыштылар. Алардан тыш, фикер алышуда ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ш. Г. Яһудинның ышанычлы вәкиле, районның мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев, район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Татьяна Маланчева, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП җитәкчесе Алексей Иванов, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова, башка җаваплы оешма вәкилләре катнашты.
Йортта яшәүчеләргә үз теләкләрен җиткерергә генә түгел, ишегалды планы белән планшетта да булачак төзекләндерү объектларының ничек урнашуын билгеләргә тәкъдим иттеләр.  Алар арасында балалар мәйданчыгын киртәләп (тотып) алу; ике автомобиль йөрү мөмкинлеген киңәйтү, ял итү зонасына беседкалар һәм эскәмияләр кую, тротуар бордюрларны һәм ишегалдында булган коймаларны алыштыру, ишегалдын миләш агачлары белән яшелләндерү һ.б. аталды.
Халыкның бу тәкъдимнәре «Бердәм Россия» нең төбәк бүлегендә системалаштырылачак һәм тиешле ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән (2020-2024 еллар), ишегалларын төзекләндерү эшләре республиканың күп фатирлы йортлары булган барлык шәһәр һәм районнарында башкарылачак.
Ольга ИВАНОВА.

 

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев