Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитди, көчле, ихтыярлы кешеләр бәйрәме

Ел саен сентябрьнең беренче якшәмбесендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 4 сентябрьгә туры килә. Бу - җитди, көчле, ихтыярлы һәм байтак каршылыкларны җиңеп чыгарга сәләтле кешеләр бәйрәме.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Яңа Чишмә газ хезмәте начальнигы Владимир Дунаев белән әлеге хезмәтнең мөһимлеге, аның уңышлары һәм кыенлыклары турында сөйләштек.
- Район газ хезмәте абонентлары булып 5500 абонент һәм 200дән артык коммуналь - көнкүреш объектлары тора. Безнең хезмәтнең төп бурычы - кулланучыларны өзлексез, ышанычлы һәм экономияле газ белән тәэмин итү. Бу җир өсте һәм җир асты газ үткәргечләре трассаларын тикшерү - карау, коеларны газлануга тикшерү, газ үткәргечләре янында төзелеш һәм ремонт эшләре башкарганда җир астындагы газ үткәргечләрнең механик зыян салулардан сакланышын тәэмин итү юлы белән булдырыла.
Быел без ике торак пунктта - Акъярда һәм Әдәмсәдә (21 км.) түбән басымлы җир өстендәге газ үткәргечләргә капиталь ремонт ясадык. Ел саен өйләрдә газ белән тәэмин итү системаларына техник хезмәт күрсәтелә. Быел төзек булмаган автоматикалы 430 газ миче булуы ачыкланды, барлык абонентларга аларны алыштыру турында күрсәтмә бирелде. Бүгенгесе көндә аларның яртысыннан артыгы яңа автоматика урнаштырды инде. Ягу сезоны башланганчы калганнары да алыштырып бетерергә тиешләр, чөнки бу җайланма кешеләр иминлеге өчен эшли: ул газ, су һ.б. булмаганда мичне сүндерә.
Узган елның июль аеннан абонентлар пункты оештырылды, анда ике оператор һәм ике контролер эшли. Аларның бурычы кулланучылардан күрсәтелгән хезмәт (газ) өчен акча җыю. Бүгенгесе көндә районда кулланган газ өчен түләмәгән 25 әҗәтле абонент газ челтәреннән өзелде. Араларында квитанция буенча ай саен түгел, елга 4 мәртәбә генә түләүчеләр дә бар. Андый абонентлар белән эшләү җиңел түгел.
Тик һөнәри бәйрәмебез алдыннан яманлыйсы килми. Коллективыбыз абруйлы санала, һөнәрле хезмәткәрләре белән горурлана ала. Арабызда чын профессионаллар да бар: Красный Октябрь АҖ-дән газ җиһазларыннан файдалану буенча слесарь Николай Харин шундыйлардан. Авария - диспетчерлык хезмәте (АДХ) слесарьлары бригадасы: Виктор Попков, Рөстәм Әбделвәлиев үзләрен җаваплы һәм ышанычлы хезмәткәр итеп танытса, шофер Александр Лихачев һәм диспетчер Мария Калмыкова хезмәттәшләренең ихтирамын казандылар. АДХ бригадасын эштә башкаларга үрнәк булган мастер Сергей Клюшкин җитәкли.
Яңа Чишмә район газ хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң матур традицияләрен саклап, алга таба өзлексез хәрәкәт итүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев