Иван Попков: «Безнең эшчеләр намус белән эшлиләр»
Башкарылган эшләр күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итә
Юл төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан без «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы башлыгы Иван Попков белән очраштык һәм предприятиенең агымдагы елдагы эшчәнлеге турында сөйләштек.
- Быел без торак пунктларда юллар һәм урамнар төзү һәм төзекләндерү буенча зур күләмдә эшләр башкара алдык, - диде ул. – Барлык ремонт-төзелеш эшләренең гомуми күләме якынча 1 млрд. сум тәшкил итәчәк, юлларны карап тотуга 107 млн. сум каралган.
- Нинди төп эшләрне аерым билгеләп үтәргә мөмкин?
- Бу - Акъярдан Яңа Чишмәгә таба 7 км озынлыктагы юлны реконструкцияләүне тәмамлау. Анда хәзер асфальт җәелгән, билгеләр куярга, барьер киртәләре, тукталышлар, сигнал баганалары куярга калды. Эшнең гомуми күләме якынча 700 млн. сум тәшкил итәчәк.
2026 елда «Елховка» чишмәсенә кадәр 5,5 километр озынлыктагы юлны капиталь ремонтлауны дәвам итү планлаштырыла.
- Юл хәрәкәте иминлеге программалары буенча Юл фонды акчаларына тагын нинди эшләр башкарылды?
- Волчья Бистәсе авылында капремонт эшләре дәвам итә – суүткәргеч торбалар урнаштыру, төшү юлларын төзекләндерү эшләре бара. Киләсе елда анда 1,6 км озынлыктагы юлда эшләр төгәлләнәчәк.
Акъяр, Архангел Бистәсе, Красный Октябрь һәм Яңа Чишмә авылларында булган юл-урам челтәрен һәм асфальт өслеген ремонтлау буенча зур эшләр башкарылды. Район үзәгенең «Көнбатыш» микрорайонында гомуми озынлыгы 1,8 километр булган Тукай, Отрадная, Савельев, Новоселов һәм Рябиновая урамнарына асфальт түшәлде.
Петропавел Бистәсе (400 метр), Черемухово бистәсе (600 метр), Чуаш Чабаксарында (600 метр) вак таш-ком катнашмасын салу буенча эшләр башкарылды.
- Федераль («Кытай юлы») юлда эшләмисезме инде?
- Юк, анда эшләр төгәлләнде. Агымдагы елда безнең участокның төп өлеше мөһим артерия төзелешенә – Казан янындагы Сокураны урап узучы юлга җәлеп ителде, шушы көннәрдә юлның ачылуы көтелә һәм, хәзерге кебек зур бөкеләр булмас дип ышанам.
- Асфальт заводы үз продукциясен кая җибәрә?
- Асфальт нигездә Чистайга китә, шулай ук безнең район территориясендә дә түшәлә. Җәйге сезонда завод 62 мең тоннадан артык асфальт-бетон катнашмасы җитештерде.
- Сезнең коллектив зур, эш шартлары, хезмәт хакы нинди?
- Бүгенге көндә бездә 180 кеше эшли, шуларның 165е - безнең район кешеләре. Хезмәткәрләр өчен барлык хезмәт һәм көнкүреш шартлары тудырылган – ашханә, душ бүлмәләре, тулай торак, җылы гаражлар эшли.
Тотрыклы яхшы хезмәт хакы – 100 мең сумнан артыграк, машина йөртүчеләрнең һәм механизаторларның ул 130 – 150 мең сум тәшкил итә.
Безнең эшчеләрнең күбесе күңел биреп, намус белән эшлиләр. Алар арасында мастер Максим Кораблев, бригадирлар Леонид Ерофеев һәм Василий Банцырев, механик Айнур Садретдинов, ПТО инженеры Нина Питеркина, АБЗ операторы Владимир Кривойшейкин, машина йөртүчеләр Сергей Пигашев, Виктор Семенов, Расыйх Минабетдинов, Дмитрий Лазарев, Фәнис Абдуллин, Артемий Козлов, Дмитрий Буйняков, каток машинисты Артур Перевезенцевны аерым атап үтәргә кирәк. Бәйрәмебезне рәсми рәвештә билгеләп үткәндә, алар бүләкләнүчеләр рәтендә булачак.
- Иван Сергеевич, алда кышкы сезон, бу чорга әзерлек нинди?
- Юлларны карап тотуга, әйтеп үткәнемчә, 107 млн. сум бүлеп бирелде, шуның 70 млн. сумы гыйнвар-сентябрь айларында юлларны тәртиптә тотуга файдаланылды.
Соңгы елларда юлларны карап тоту белән бәйле проблемалар булмады, киләсе кышта да булмаячак, дип уйлыйм. Кышкы чорда юллар өчен 25 берәмлектән артык техника (грейдерлар, юл машиналары, йөк төягечләр, тракторлар, роторлы кар чистарткычлар һ.б.) әзер. Юлларга сибү өчен 10 мең тонна ПСС (ком-тоз катнашмасы) һәм 1000 тонна тоз әзерләнде. Кирәк булганда барлык машина йөртүчеләр һәм тракторчылар тәүлек буе һәм ике сменада эшләячәк.
- Эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт, барлык юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, чиста һәм тигез юллар телим.
- Рәхмәт!
Әңгәмәдәш – Азат Мусин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев