Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кадерле ветераныбыз“

2015 елда Татарстан Республикасында "Кадерле ветераныбыз" дип исемләнгән социаль-гуманитар проектның икенче этабы старт алды. Шушы проект кысаларында Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиешле яшәү шартлары тудырылырга тиеш.

Яңа Чишмә Картлар йортында безнең районнан өч тыл хезмәтчәне һәм бер вафат булган сугыш ветеранының тол калган хатыны (Тверьдән) яши. Ветераннар икешәр кешелек бүлмәләрдә яшиләр, анда бөтен шартлар да тудырылган. Санитар узелларда ванна бүлмәләре бар.
Быел гыйнвар аенда ветераннарга тирәнтен медицина тикшерүе уздырылды: теш куйдыру, колак аппаратына һәм хрусталикны (күзгә) алыштыру ихтыяҗлары ачыкланды. Тол калган Н.Н. Галкинага быел 9 февральдә Чистайда күзенә операция ясалды - күзенең хрусталигы алыштырылды. Шулай ук теш протезы куйдыру өчен аның тешләрен дә алдылар.
Картлар йортына санузеллар, торак бүлмәләр һәм коридорга капиталь ремонт ясауга, ТР бюджеты хисабына тернәкләндерү җиһазлары сатып алуга 2015-2016 елларда бүлеп бирелгән акча күләме 5,7 млн. сумнан артып китә.
2015 елда ТР Дәүләт Советы депутаты, Картлар йортының попечительлек советы әгъзасы М.Г. Хөснетдинов зур ярдәм күрсәтте: 2 млн. сумга бөтен электр үткәргечләре алыштырылды, капиталь ремонтка смета төзелде, ветераннарга ул җылы пледлар да бүләк итте.
Район акчасы хисабына 2015 елның август аенда Картлар йорты территориясенә асфальт түшәлде, бу эш 1,5 млн. сумга төште.
"Кадерле ветераныбыз" проектының икенче этабын үтәү максатларында район башлыгы В.М. Козлов белән берлектә Картлар йортында яшәүчеләргә уңай шартлар тудыруга ярдәм итү йөзеннән зур эш башкарылды.
Әлеге эш нәтиҗәсендә район предприятиеләре, учреждениеләре һәм эшмәкәрләр тарафыннан (аларның исемлеген "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының novoshishminsk.ru сайтыннан карарга мөмкин) картиналар, стенага элә торган сәгатьләр, су өчен кулерлар, тәрәзә пәрдәләре, мебель, телевизор, суыткыч, микродулкынлы мичләр сатып алынды (185,8 мең сумлык). Кызганычка каршы, кайбер оешмалар әлеге акциядә катнашмадылар.
Барлык ярдәмнең гомуми күләме 3,7 млн. сум тәшкил итә (бу Картлар йортлары арасында иң зур сумма).
Персоналны чакыру төймәсе һәм күтәрткеч сатып алу өчен "Савельев А.А." КФХ 4500 сум, "Кулон" а/ф 5000 сум, ә "Чишмә" ҖЧҖ (Казан шәһәре) 10 мең сум (кер юу машинасы сатып алынды) акча бүлеп бирде.
2016 елның 20 октябрендә "ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар хәзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге" ГКУ дан урын өстендә ятучы авыруларны күтәртү механизмы (бушлай) алынды.
Яңа Чишмәдәге Картлар йорты планлаштырылган барлык чараларны тормышка ашыру өстендә эшли, алар ТР хезмәт министрлыгы, район сайтларында, социаль челтәрләрдә, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында һәм аның сайтында яктыртыла.
Безнең Картлар йортында хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар әле.Изолятор ягыннан болдыр төзү кирәк,беседка янында тротуар плитәләре җәяргә һәм территория коймаларын алыштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев