Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Картаерга бер дә ашыкмый

Бүген Черемухово Бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Валентина Александровна Малолеткова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның үткән хезмәт юлы 40 ел тәшкил итә, шуның 21 елын ул Госстрахта иминият агенты булып эшләгән. Валентина Александровна Малолеткова авылда иминият агенты булып 1971 елдан бирле эшли. Черемухово Бистәсендә һәм Иванаевко авылындагы аның участогында...

Бүген Черемухово Бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Валентина Александровна Малолеткова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның үткән хезмәт юлы 40 ел тәшкил итә, шуның 21 елын ул Госстрахта иминият агенты булып эшләгән.
Валентина Александровна Малолеткова авылда иминият агенты булып 1971 елдан бирле эшли. Черемухово Бистәсендә һәм Иванаевко авылындагы аның участогында 480 йорт булган. Һәр көнне өй саен йөреп, ул тормышны, корылмаларны, милекләрне, терлекләрне, бәхетсезлек очракларыннан кешеләрне иминиятләштергән, 80 нче елларда транспортны иминиятләштерү дә өстәлгән һәм аның планны үтәми калганы булмаган.
-Бу бит кешеләр өчен. Мин эшли башлаганда Иванаевкода бөтен нәрсә иминиятләштерелмәгән иде,- дип сөйләде ул.
-Җәяүләп йөрдем, "Абый, утырт әле" дип аталган транспортта йөрергә туры килгән чаклар да аз булмады. Отчетларны Чистайда бирдем, кайвакыт аннан да, Акъярдан да җәяүләп кайткалаганым булды: яңгыр яуса да, пычрак вакытларда да, кар-буранда да. Ике авылга үзем генә озак еллар буе эшләдем.
Әмма, шуңа да карамастан, Валентина Александровна эштә кыенлыклар булмады дип саный. Үзенең эшен яраткан.
Валентина Александровнага хәзер 80 яшь булса да, ул әле яшьләргә биргесез! Аның хәтере дә бик яхшы: һәм, мөгаен, бу һөнәреннәндер. Чөнки иминият агенты өчен бу сыйфат иң мөһимнең берсе санала: әлеге эш спецификасында информацияләр, төрле саннар һәм отчетлар җитәрлек. Ул әле хәзер дә элеккеге эшенең бөтен нечкәлекләренә кадәр, әйтик, исемнәрне, даталарны һ.б. хәтерли.
Пенсиягә ул 1992 елда чыга. Намуслы хезмәте өчен хезмәт ветеранының бүләкләре байтак.
Валентина Александровна хәзер дә актив тормыш алып бара. Җирле АМЙ-ның "Рябинушка" халык вокаль ансамблендә ветераннар составында җырлый, аларны хәтта күптән түгел ТНВ каналында да күрсәттеләр. Эрли, бәйли, чигә, кыскасы, һәр эштә оста куллы кеше ул. Бакчасында да бөтен эшне үзе башкара. Гомере буе терлек тә асраган, тик бер ел элек кенә асрамый башлаган, тавыклары бар.
-Мин өйдә дә гел җырлап кына йөрим. Ә нигә боегып утырырга? Җыр миңа төзергә дә, яшәргә дә ярдәм итә, -ди ул.
Валентина Александровна 45 яшендә тол калган, аннан соң өч баласы хакына яшәгән. Хәзер аның 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар, оныкчыгының берсе 10 сыйныфта укый. Юбилеена өендә бик зур ремонт ясаган. Аңа улы һәм кызы булышкан, алары Якутиядән ел саен (бу юлысы махсус юбилейга дип) кайталар икән, өченче кызы Бистәдә яши.
-Менә Новосибирскидан оныклар кайтуын көтәбез, кунаклар байтак булачак, - ди ул.
Росгосстрахның Яңа Чишмә агентлыгы да үзенең ветераннарын онытмый, җитәкче вазыйфасын башкаручы Татьяна Ерашова агентлык белгечләре белән Валентина Александровнаны котларга һәм аңа Росгосстрах республика агентлыгының рәхмәт хатын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырганнар, аңа ныклы исәнлек, озын гомер, иҗади уңышлар һәм элеккегечә энергияле булып калуын теләгәннәр. Без дә шушы котлауларга кушылабыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X