Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күбесе сәламәт яшәү рәвеше яклы

Район территориясендә наркотиклар булуы күптән сер түгел, нигездә алар үсемлек сыйфатында. Яшүсмерләр, яшьләр һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвеше булдыру, алкоголизм һәм токсикоманиягә каршы профилактика максатларында районда наркотикларга каршы комиссия оештырылды.

Шушы комиссиянең рәисе Александр Еронтьев комиссиянең эшләгән эшләре турында мәгълүмат бирә.
2015 елда 15 кеше Яңа Чишмә РҮХ-нә медицина тикшерүе үтәргә җибәрелгән, берсенең уңай нәтиҗә күрсәткән. Ул үзебезнең җирлек кешесе, соңрак ул табиб кушуыннан башка наркотик һәм психотроп матдәләр кулланган өчен РФ КоАП-ның 69 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттырылган. Моннан тыш, наркотиклар белән бәйле өч җинаять ачыкланган, алар буенча җинаять эшләре кузгатылган, шуның икесен безнең район кешеләре кылган.
2015 ел азагына наркоман диагнозы белән 7 кеше диспансер исәбендә тора, 10 кеше наркотикларны артык күп куллану диагнозы белән профисәптә тора. 29 кеше алкоголизм диагнозы белән, 43 кеше алкогольне артык күп (һәлакәтле) куллану диагнозы белән диспансер исәбендә тора.
300 мәктәп укучысы наркотиклар куллану-кулланмауга профилактик медицина тикшерүләре узган, араларында аны кулланучы ачыкланмаган.
ЮХИДИ юлламасы белән 36 шофер тикшерелгән, 26-сының исерек булуы ачыкланган, полиция бүлеге 35 кешегә юллама биргән, 22-сенең исерек, 2 кешенең наркотик кулланган булуы ачыкланган, медицина ярдәме күрсәткәндә 18 граждан исерек булган.
Күрсәтелгән чорда балигъ булмаганнар шушы линия буенча административ җаваплылыкка тарттырылмаган.
Район территориясендә агымдагы ел дәвамында физик культура, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау белән бәйле 90 га якын Сәламәтлек көне үткәрелгән. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә уку көне физминуттан башлана, ай саен тематик акцияләр үткәрелә, шулардан иң күләмлесе "Наркотикларга - юк!", "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган. Акция үткәрүнең беренче көннәрендә районның барлык мәктәпләрендә тематик линейкалар булып үткән. 7-11 сыйныфларда наркомания проблемасы һәм наркотик, психотроп һәм тарту матдәләре куллану факторларын ачыклау буенча белем дәрәҗәсен билгеләүгә экспресс-тест үткәрелгән. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары педагоглар арасында "Наркотикларга карата минем караш", "Афәт кулланучы һәм таратучыны син беләсеңме" дип аталган анкета тутыруны оештырган.
Мәктәпләрдә әти-әниләрне, медицина хезмәткәрләрен, ПДН инспекторларын чакырып Профилактика көне үткәрелгән. Медицина хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә алып бару рәвешендә сәламәтлекне саклау, дөрес һәм тулы кыйммәтле туклану, тәмәкенең зарары турында сөйләгәннәр. ПДН инспекторы 7-11 сыйныф укучылары белән булган очрашуда наркотик матдәләрне куллану, саклау һәм саткан өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырган. Шушы темага карата укучыларга буклетлар бирелгән.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең эшенә анализ ясаганнан соң уңай тенденцияләрне билгеләп үтәргә кирәк, алар саннарда күрсәтелгән:
Наркотикларны артык күп куллану диагнозы белән исәптә торган 7 кеше 2015 елда исәптән төшерелгән, ә исәпкә яңа куелган кешеләр юк; алкогольне артык күп куллану диагнозы белән исәптә торган 6 кеше исәптән төшерелгән, 4 кеше - исәпкә куелган. Район торак пунктларындагы уку йортларында һәм клубларында наркотиклар тарату очраклары теркәлмәгән. Наркотик матдәләрне артык күп дозада куллану белән бәйле үлем очраклары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев