"Ак Барс" Банкының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе Исламия Мортазинаны күпләр җаваплы хезмәткәр буларак, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре исә аны әйбәт кеше буларак беләләр. Үзенең юбилее алдыннан ул тормышы турында сөйләде, тормыш турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Исламия Габбас кызы ачык күңелле, нык характерлы, түзем, җиңел аралашучан, гади, игелекле зат. Аның кабинет ишеге дә, күңеле кебек, һәрвакыт һәркем өчен ачык. Үзе ул Тат.Волчья авылында гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туа. Төпчек кыздан кала, тагын апасы белән абыйсы да була. Тик балачагы һәм мәктәп еллары Бөгелмәдә үтә, аңа ике яшь чагында әти-әнисе белән күченеп китәләр. Төгәл фәннәргә һәвәслеге яшьтән үк күренгәнгә, Исламияне физика-математика юнәлеше көчлерәк булган мәктәпкә укырга бирәләр. Аларны математикадан ТР ның атказанган укытучысы, көчле педагог укыта. Шул чагында ук Исламия бу фәнне дөрес сайлавына төшенә һәм уйлап та тормый Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Бу вакытта апасы һәм абыйсы энергетика һәм авыл хуҗалыгы институты студентлары булалар. Ул чакларда укырга бик сәләтле балалар гына керә ала. 5 курсны тәмамлар алдыннан КФИИ студенткасын - отличницаны Казан шәһәрендәге Дәүләт банкының Татар республика конторына эшкә билгелиләр. Тик язмыш аңа икенче тормыш әзерләп куя.
- 8 мартта туганнан туган Рузалия апам кияүгә чыкты, аңа ашыгыч рәвештә шаһит кыз эзләргә туры килде, чөнки дус кызы кайтып өлгерә алмады. Шулай итеп, мине үгетләде. кияүнең Азат абый ягыннан да шаһит - туганы иде. Имза салырга безнең чират җиткәч, ЗАГС хезмәткәре: "Ә хәзер булачак ир белән хатынның кул куюларын сорыйм",- дип, үзе дә абайламыйча ялгыш сүз ычкындырды. Бар да көлеште, һәм бу шулай булып чыкты да.
Башкалада Дәүләт банкына эшкә алганда кызның паспорттагы туган җиренә (Чистай районы Тат.Волчья авылы) игътибар итәләр. Банкның Яңа Чишмә районындагы филиалына күптәннән белгеч эзләгән булып чыгалар. Шулай итеп ул, апасының туенда шаһит булган егетне, "Буревестник" совхозында баш икътисадчы булып эшләгән Вазыйхны сөендереп, туган ягына эшкә кайта. Яшьләр 1984 елның июлендә өйләнешәләр һәм 4 ел иренең әти-әнисе белән бергә яшиләр, ә эшкә Исламия район үзәгенә йөри. Аны Дәүләт банкының Яңа Чишмә бүлеге банкы управляющие урынбасары итеп билгелиләр. Эшен яратып башкара, институтта алган белемнәрен куллана. Тиздән гаилә ишәя: уллары Ришат һәм кызлары Гөлназ дөньяга килә. 1988 елда алар Яңа Чишмәгә күчеп киләләр, 1993 елда өченче балалары Айгөл туа. Илдә икътисадый реформалар ясалу сәбәпле, 90 нчы еллардан башлап, Дәүләт банкы катлы-катлы үзгәртүләр кичерә - исемнәре үзгәрә, тик Исламиянең вазыйфасы бер дә үзгәрми. Берничә кат югарырак баскычта эш тәкъдим итсәләр дә, ул, балалар кечкенә дип, баш тартып килә. Ниһаять, 1997 елны ризалаша.- Миңа "Ак Барс" Банкы вәкиллеген җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Озак икеләндем. Банк яңа, Татарстан Республикасы хөкүмәте банкы вәкиле буларак, нигездә ТР хөкүмәте вексельләре һәм башка республиканың социаль программалары белән эш иттем, азык-төлек чеклары һәм жетоннарын исәпкә алу, кабул итү һәм бирү буенча эшләр башкардым, болар миңа ят иде. Киләчәктә ул эшләп китә алырмы, дигән уй да борчыды, чөнки банклар сабын куыгы кебек шартлый торды. Сармандагы дус хатынга шалтыраттым, ул күптән түгел генә эшли башлаган иде. Ул курыкмаска киңәш итте. "Эшләгән кешегә көрәге табылыр",- диде. Эшне нульдән башладык, район хакимияте бинасында бер почмак бирделәр, аңа ремонт ясадык. Башта 4 хезмәткәр идек, акрынлап эш арта, кертемнәр ишәя, исәп-хисап счетлары күбәя башлады, бер елдан өстәмә офис статусы алдык. 2001 елны үзебезгә зур бина төзи башладык, ике елдан соң шунда күчендек. Инде биредә 10 ел эшлибез. Эштә кыенлыклар сизмим, бу минем үз эшем, тәҗрибәм дә җитәрлек. Хәзер кайчандыр "Ак Барс" Банкны сайлавыма шатмын. Хәзер 20 еллык тарихы булган банк республикада гына түгел, Рәсәйдә дә банк хезмәтләре күрсәтү базарында алдынгы урыннарны били, илнең 32 төбәгендә үз бүлекчәсе бар. 12 кешедән торган коллективта бер-беребезне аңлап, санлап эшлибез, кирәк булса, кызлар ял көнендә эшкә чыгудан да баш тартмыйлар. Эш сәгатеннән тыш коллектив төзекләндерү буенча өмәләрдә, массакүләм- мәдәни, спорт һәм башка җәмәгать чараларында катнаша. Безнең специфика - төрле проблемалары белән килгән кешеләр белән эшләү, без аларга ярдәм итәргә тырышабыз. 16 ел эшләү дәверендә бер шикаять алганыбыз юк, - ди Исламия Габбас кызы. - Юридик һәм физик шәхесләр белән эшлибез, кредитлар, субсидияләр бирәбез, акча күчерәбез, хезмәтләргә түләүләр, кертемнәр кабул итәбез, пластик карталар бирәбез һәм хезмәт күрсәтәбез, валюта алыштырабыз - эш төрле. Быел минем банкта эшли башлавыма да 29 ел, шуның 25 елы Яңа Чишмәдә үтте. Мин бирегә кайтканыма үкенмим. Биредә халык әйбәт: ачык, гади, җиңел аралаша торган, шәһәр кешеләре - башка.
Яңачишмәлеләр бу гаиләгә килгән кайгы-хәсрәтләрне дә әйбәт белә. Исламия Габбас кызының 5 курс студенты булган 22 яшьлек апасы якты дөньядан мәңгелеккә күчә, бала чагында олы кызлары һәлак булса, бер ел элек кенә 18 яшьлек Айгөл дөньядан китеп барды. - Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, тирә-юньдәгеләр - бар да хәлебезгә керделәр, ярдәм иттеләр. Мин аларга һәрвакыт рәхмәтлемен. Яраткан укытучым, сыйныф җитәкчем безне көчле рухлы булырга өйрәтте. "Ничек кенә авыр булмасын, үз-үзеңне кулда тота белергә, үзеңнең кичерешләреңне кешегә күрсәтмәскә кирәк",- дия торган иде. Якыннарыңа карата бигрәк тә, бу аларга тагын да авыррак булмасын өчен. Хәзер аңлыйм, ул бик акыллы хатын булган - язмыш сынауларын узганда безне сынмаска, сыгылмаска әзерләгән. Әниебез безне хезмәт белән тәрбияләде, без беркайчан тик тормадык. "Кешеләргә әйбәт мөнәсәбәттә булыгыз, игелек кылыгыз", - дип үстерде.
Исламия Габбас кызының әти-әниләре 2003 елда Яңа Чишмәгә - туган якка әйләнеп кайталар. Шәһәрдә торганда авыл тормышын сагынып яшиләр, зур хуҗалык булдырырга хыялланалар, шөкер, 76 яшьләрен тутырсалар да зур хуҗалык тота алалар: хәзер сыерлары, бозаулары, кош-кортлары - бар да бар.
Мортазиннар гаиләсендә бер-беренең кадерен белеп, үзара аңлашып яшиләр. Хәзер уллары Ришатка 28 яшь, һөнәр сайлаганда егет әти-әнисе сукмагыннан киткән. Бөтен өметләре улларында. "Мин оныклар сөярмен дип өметләнәм",- ди әни кеше. Исламия Габбас кызы миңа кечкенә курчак - статуэтка күрсәтте. - Ул минем эш өстәлемдә тора - бусы Айгөлемнең бүләге. Миңа бүләк иткәндә ул: "Әни, ул һәрвакыт синең белән булсын", - дигән иде.
Ольга Иванова
Нет комментариев