Сугыш турындагы сүзләрне ишетү белән йөрәк кысыла, аның турында хатирәләрдән йокы кача. Ана карынында ук «сугыш» сүзен ишеттем...
Әйе! Мин хаклы рәвештә үземне сугыш чоры баласы дип саныйм. Аның эзе минем бөтен тормышым аша сузыла. Балачактан ук минем хыялым тормышка ашсын дип уйладым. Ә барысы да әнинең «СССРның Европа өлеше» дип аталган административ-сәяси картаны сатып алуыннан башланды. Миңа 10 яшь иде. Картада мин Осташков шәһәрен таптым, ул Селигер күле ярында тора. Бу шәһәрдә 1943 елда каты яраланудан 33 нче укчылар дивизиясенең 448 элемтә взводы командиры Зевакин Михаил Иванович вафат булган. Бу минем әти! Туганнар каберлегендә җирләнгән. Осташков шәһәрендә 13 туганнар каберлеге булуы ачыкланды. Күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр һәм озак еллар Осташков шәһәре хәрби комиссариаты, Калинин (Тверь) өлкә хәрби комиссариаты, СССР Оборона министрлыгының кадрлар бүлегенә запрослар ясап һәм озак вакытлар хат язышканнан соң, Осташков шәһәре хәрби комиссариатында җирләү турында мәгълүматлар барлыгы һәм әтиемнең 13 нче туганнар каберлегендә җирләнүе, исемлектә 318-нче саналуы ачыклана.
Бу каберлектә бер меңгә якын партизан, Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары җирләнгән. Әлеге туганнар каберлеген күн заводы хезмәткәрләре карап тора, анда тәртип. Һәлак булучыларның фамилияләре төгәл язылган. Җир өстендә «Ватан-Ана» скульптурасы. Каберлекләрдә һәрчак яңа чәчәкләр. Әтинең кече ватаныннан бер уч җир туфрагы алып килдек, аның әнисе һәм хатыны каберенә бераз Осташков җирен алдык.
Ун яшемдә әтиемнең каберенә барып кайту хыялы туды. Һәм 58 елдан соң ул тормышка ашты! Мин үзем генә түгел, ә ярты гаиләм: улым Алексей, аның хатыны Инна һәм аларның балалары Михаил һәм Леонид; улым Николай, аның хатыны Надежда, аларның улы Глеб; кызым Елена һәм аның балалары Ольга белән Ләйсән бардык. Калган 12 кеше җитди сәбәпләр аркасында бара алмады. Гаиләм әлегә 23 кеше генә. Бу изге җиргә бару өчен мин шәһәр туроператорына мөрәҗәгать иттем. Алар безнең гаилә өчен автобус оештырдылар. Юл ерак - мин яшәгән Нурлаттан Осташковка кадәр һәм кирегә 3000 км (шуңа күрә автобусны ике шофер алып барды). Менә шулай, минем кебек, фронтта һәлак булган туганнарыгызны эзләгез һәм бер тапкыр булса да туганнар каберлегенә барып кайтыгыз.
М.М. Зевакин,
Екатерина Бистәсендә туып үскән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев