Кемнәргә берьюлы ике пенсия түләү каралган?
Инвалидларның аерым категорияләренә берьюлы ике пенсия алу хокукы бирелгән: аларга инвалидлык буенча һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнергә мөмкин.
Түбәндәге затлар ике пенсия алырга хокуклы: сугышта травма алу нәтиҗәсендә инвалид калучылар; 1995 елның 12 гыйнварындагы "Ветераннар турында"гы 5нче номерлы Федераль законның 2 маддә 1 пункты "а" - "ж" һәм "и" подпунктларында күрсәтелгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар; "Блокадалы Ленинград кешесенә" билгесе белән бүләкләнүчеләр.
Болардан тыш, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган чорда һәлак булган яисә сугышчан травма алу нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителгәч вафат булган хәрбиләрнең ата-аналарына, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узганда һәлак булган хәрби хезмәттәгеләрнең тол хатыннарына билгеләнергә мөмкин. Шулай ук Чернобыль АЭСында булган катастрофада зыян күргән аерым категория гражданнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзалары да ике пенсия алырга хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев