Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хуҗалыкларга белгечләр кирәк

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында 987 кеше эшли, шул исәптән 75 белгеч.

Төп звеноның профильле белгечләр белән тәэмин ителешен карасак, зоотехниклар – 83%, агрономнар – 84%, ветеринария табиблары – 86%, инженерлар – 100%, икътисадчы-бухгалтерлар белән 96%.
Ә массакүләм һөнәр кадрларына ихтыяҗ түбәндәгечә: үсемлекчелек өлкәсендә - 39 кеше (нигездә, кыр эшләре вакытында энергия куәтле тракторларга механизаторлар) һәм терлекчелектә - 18 кеше (сменалы эшләр өчен сыер савучылар һәм терлекчеләр).
Яшь белгечләр, шулай ук аграр уку йортлары студентлары өчен республика бюджетыннан саллы ярдәм чаралары бар. Өч яклы килешү буенча (хуҗалык – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – студент) югары уку йортлары студентларына ай саен 10 мең сум стипендия (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм хуҗалыктан – 5 әр мең сум), ә урта махсус уку йортлары студентларына 6 мең сум стипендия (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм хуҗалыктан – 3әр мең сум) түләнә. Уку тәмамланганнан соң, алар бу хуҗалыкта ким дигәндә 3 ел эшләргә тиеш. Эшкә урнашканда аларга “подъемный” түләнә: вузны тәмамлаучыларга – 300 мең сум, урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга - 150 мең сум. Моннан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер ел дәвамында яшь белгечнең төп хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум өсти.
Соңгы 6 елда Яңа Чишмә районы буенча түләүләр суммасы 2 млн. 457 мең сум тәшкил иткән. 2010 елдан башлап производствога 27 яшь белгеч килгән.
Хәзергесе вакытта район буенча югары уку йортында укучы 4 студент (аграр университет һәм ветеринария академиясе) хуҗалык стипендиаты булып торалар («Козлова М.И.», «Сәлахова А. А.», «Садыйков М. Х.» һәм «Савельев А. А.» КФХлары).
Кайбер хуҗалыкларда белгечләр өчен вакансияләр бар. Аерым алганда, «Игенче» ҖЧҖгә агроном һәм бухгалтер, «Савельев А.А.» КФХ га - ветеринария табибы һәм зоотехник, «Козлова М. И.» КФХга - агроном һәм ветеринария табибы, район ветеринария берләшмәсенә ветеринария табиблары кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев