Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәккә шигебез юк

Энергетиклар көнендә без ил халкына электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгарып аны җиткерүче сәнәгать хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Без кулланучыларга - яңачишмәлеләргә: "Сез энергетиклар көненең кайчан булуын беләсезме?" - дип мөрәҗәгать иттек. Җирдә яшәүче һәркем электр энергиясеннән файдалана, шунлыктан респондентлар табу кыен булмады. Сораштырылучыларның күбесе: "Белмибез, мөгаен декабрь аендадыр",- диде, кемдер "22...

Энергетиклар көнендә без ил халкына электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгарып аны җиткерүче сәнәгать хезмәткәрләрен хөрмәтлибез.

Без кулланучыларга - яңачишмәлеләргә: "Сез энергетиклар көненең кайчан булуын беләсезме?" - дип мөрәҗәгать иттек. Җирдә яшәүче һәркем электр энергиясеннән файдалана, шунлыктан респондентлар табу кыен булмады. Сораштырылучыларның күбесе: "Белмибез, мөгаен декабрь аендадыр",- диде, кемдер "22 декабрьдә" дип көнен дә атады. Бары бер кеше: "Энергетиклар көне - көн озынлыгы иң кыска көнне -кояш торгынлыгы көнендә", - дип җавап бирде.
Шулай дип энергетика турында күп белгән кеше генә җавап бирә ала һәм ул кеше - "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Яңа Чишмә филиалы начальнигы Харис Хөсәенов булды. Ул безгә кыскача гына үз филиалларында узып баручы елның төп вакыйгалары турында сөйләде
-Беренчедән, әйтергә кирәк, быел "Челтәр компаниясе"нең Чистай бүлегенә 50 ел тула. Шул хөрмәткә безнең филиалның 35 энергетигы юбилей медальләре, Мактау грамоталары һәм "Челтәр компаниясенә 50 ел" китаплары белән бүләкләнделәр. Үз һөнәрләренә тугры калып, 20 елдан артык хезмәт иткән хезмәткәрләр дә бүләккә тиенде. Шуларның 13-се инде пенсиядә. Быел 32 елга беренче мәртәбә безнең электромонтерлар бригадасы һөнәри осталык буенча конкурста призлы өченче урынны яулады. Спорт ярышларында 7 район арасында безнең волейбол командасы өченче урынны яулады.
Безнең көндәлек эшкә килгәндә, 2014 елда без барлык торак пунктларда да диярлек "Таттелеком" вышкалары урнаштырдык, электр тапшыргычларның 10 кВт-лы линиясенә (4 км) ремонт ясадык. Бу электр энергиясе өзелүне шактый киметте. Электр энергиясен исәпкә алу төркеме тарафыннан электр энергиясен исәпләү приборларын бинаның алгы ягына чыгарып кую эше алып барыла. Кулланучыларның 70 проценты бу эшне инде башкарган, алар безнең эшне генә җиңеләйтеп калмады, әлеге приборларны тикшергәндә без дә аларга комачаулык итмибез.
Хәзер подрядчы тарафыннан Западный поселогына линия төзү эше алып барыла, безнең хезмәт төзелешкә күзәтчелек итә (гәрчә бу безнең вазыйфага (бурыч) кермәсә дә). Әмма район башкарма комитетының киләчәктә әлеге линияләрне безнең челтәрләргә хезмәт күрсәтүгә тапшыруын белгәнгә, без алдан күзәтчелек итү эшен алып барабыз һәм кимчелек булган очракта подрядчылардан аны бетерүләрен сорыйбыз, алар бездә дә, кулланучыларда да булырга тиеш түгел, - диде сүзен йомгаклап Харис Хөсәенов.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев