Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Кояш ваннасы»: әйберләрне саклауның борынгы ысуллары

Электән үк әбиләребез сандыктагы «чакырылмаган кунаклардан» арыну өчен һәм андагы әйберләргә яңа сулыш өрү максатыннан, җәйге матур, кояшлы көннәрдә саф һавага чыгарган.

Музейда меңнән артык кулдан эшләнгән, тукылган, чигелгән әйберләр урын җитмәү сәбәпле, сандыкларда саклана. Сабантуйга киясе матур күлмәкләре дә шунда, килен алып килгән кызыл башлы тастымаллары, озын чуклы ефәк шәлләре, изүләре, үлемтеккә дип җыйган яулыклары да...

Буыннан буынга күчеп, аннан музей экспонаты булып килгән хәзинәләр елына бер тапкыр яхшырак саклану өчен кояшлы көндә барысы да җилләтелә. Бу традициягә хөрмәт кенә түгел, ә аларны саклау өчен кирәкле чара да. Кояшның табигый көченә бернәрсә дә җитми.
Ультрафиолет нурлары — көя һәм күгәрекне булдырмас өчен иң яхшы чара, ә саф һава — тукыма өчен иң яхшы дару.

Бүген берничә дистә ел эчендә җыелган баш киемнәре: түбәтәйләр, ирләр эшләпәләре, солдат фуражкалары, кулдан бәйләгән түгәрәк сырмалар һ.б. һавага чыкты, — дип хәбәр итте Зирекле музее хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев