Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Комсомол булган чакларда...

2018 елның 20 октябрендә комсомолга 100 ел була. Бүген яшьлеге комсомол белән бәйле Екатерина Бистәсеннән  Михаил Михайлович Зевакин үз хәтер-хатирәләре белән уртаклаша.


2018  елның 29 октябрендә сәяси яшьләр оешмасы – Россия коммунистик яшьләр берлеге булдырыла.  1926 елда аның исеме алмаштырыла, ул ВЛКСМ (Бөтенсоюз ленинчы яшьләр  берлеге) дип үзгәртелә. Тарихта Ленинчы Комсомол кебек көчле яшьләр хәрәкәтенә тиң мисаллар башка юк. Тыныч вакытларда һәм сугыш елларында коммунистлар белән иңгә-иң куеп комсомоллар беренчеләрдән  булып сугыш уты эченә кергән, чирәм җирләрне үзләштерүгә, төзелешләргә киткән, галәм киңлекләрен иңләгән һәм үзләре артыннан яшьләрне дә иярткәннәр. Алар арасыннан үз батырлыклары белән дан казанган меңәрләгән яшь геройлар пәйда була. Аларның Ватанга, халкына чын  күңелдән хезмәт итүләре һәрвакыт хәзерге һәм киләчәк буын хәтерендә булыр.
Михаил Зевакин 1958 елда тугызынчы сыйныфта укыганда ВЛКСМ әгъзасы була. Инде 10 сыйныфта булганда аңа ВЛКСМ РК Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк (китаплар) тапшыралар. Икенче елны аны “Черемуховский“ совхозының 2 нче номерлы бүлекчәсендә башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Аның шәхси архивында әлегә чаклы комсомоллар исемлеге саклана -  бу 16-30 яшьлек 276 кеше – эшче яшьләр. 2 нче номерлы бүлекчәдә 36 комсомол була.
- Комитет составына 5 комсомол керде: мин – производство мәсьәләләре буенча җаваплы, Константин Есин – редколлегия, Зинаида Сермягина (Баранова) – мәдәни массакүләм эшләрдә, Александр Ханжин – спорт чаралары өчен җаваплы, Анастасия Заболотнова (Киселева) – әгъзалык взнослары җыю һәм газета-журналларга язылу буенча җаваплы иде, - дип яза безгә Михаил Михайлович.
- Сайланган комитетка эштә “Черемуховский“ совхозыннан комсомоллар башлыгы Василий Грязнов, партия комитетыннан Трофимов, коммунистлар Иван Денисов, Иван Смурыгин һәм, әлбәттә инде, ВЛКСМ РК секретаре Александр Воробьевлар сизелерлек ярдәм күрсәтте.
Без азык хәзерләү буенча комсомол бригадалары, сөт җитештерү, тавык һәм куян үстерү буенча яшьләр өчен фермалар булдырдык. Боларның барысы да  сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын яңадан торгызу өчен бик мөһим иде. Шуңа да безнең бүлекнең комсомол оешмасы  эшчәнлеге белем бирү буенча да, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча да системалы эш алып баруга юнәлдерелгән иде.
Эшнең нәтиҗәлелеге өчен җитештерү участокларында социалистик ярышлар керттек. Моның өчен аларда  комсомол звенолары оештырылды. ТСФ-да комсомол төркемнәрен сыер савучылар Валентина  Семенова, Нина Обрезкина һәм Вера Хорькова; СТФ-да – Александр Афанасьев, куяннар фермасында – Таисия Тизякова, ә кошчылык фермасында  Лидия Пищальникова җитәкләде. Мондый оештыручан карар җитештерү заданиеләрен үтәүдә комсомол рухын  җанландырырга һәм күтәрүгә мөмкинлек бирде, социалистик ярыш нәтиҗәләре “Сугышчан листок“, “Яшен“, “Комсомол прожекторы“ стена газеталарында яктыртылды.
Яшьләрнең буш вакытлары иске клубта (яңасын төзерләр дигән өмет белән) узды. Ә яңасы төзелә башлаган иде. Кинодан һәм биюдән кала, шахмат, шашка, лото уйнадык. Үзешчән сәнгатьтә катнаштык. Нигездә эстрада номерлары белән чыгыш ясадык, колхоз темасына кагылышлы пьеса да куйдык. Концертлар  белән Яңа Чишмәгә, Красный Октябрьгә, Чабаксарга, Горбуновка поселогына бардык: кышын атларда, ә җәен машинада.
Яңа клуб 1960 елда төзелде. В.И.Ленинның туган көне алдыннан аны ачарга ниятләделәр, тик бина тирәсендә төзелештән соң чүп-чар бик күп  иде. Комсомол җыелышында якшәмбе өмәсе үткәрергә ниятләдек. Бу көнне, 17 апрельдә чиркәү календаре буенча пасха иде, әмма территорияне җыештырырга барлык комсомоллар да чыкты, өмә яхшы үтте. Эшләнгән эш өчен Яңа Чишмә ВЛКСМның район  комитеты безнең башлангыч оешманы “Мактау кәгазе“  белән бүләкләде. 1960 елның 22 апрелендә тантаналы шартларда клуб ачылды. Чарада КПСС ның район  комитеты беренче секретаре Кузнецов катнашты. Шул ук елның җәендә совхоз профкомы спорт инвентарьләре сатып алуга акча бүлеп бирде.  Дөресен әйтим, бу елда футбол командасы оештыра алмадык, әмма волейбол белән бик актив шөгыльләндек.    
Лариса Федорова әзерләде .
(Дәвамы бар)  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев