Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләр безнең тарихны яклауга юнәлтелгән

Илнең төп документына тарихи хакыйкатьне яклау турында маддә кертеләчәк.

Россия Конституциясендә тарихи хакыйкатьне яклау турындагы төзәтмәләр безнең хәтеребезне һәм тарихыбызны ил эчендә дә, аннан читтә дә спекулянтлардан яклауга юнәлтелгән,дигән фикерен белдерде Казан илкүләм тикшеренү технология университетының «Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология» кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

«Без бүген үткәннәр белән чын мәгълүмати сугыш башлануын күрәбез. Без, Россия гражданнары буларак, бу һөҗүмнәр өчен төп объектлар булып торабыз. Илне Бөек Ватан сугышы килеп чыгуда гаепле димәкче булалар. Бу спекуляция омтылышлары кебек күренә», — дип сөйләде Тузиков.Ул бабаларыбызның бу истәлекләре — мәдәни кодка язылган әйбер, дип өстәде. Һәм Россия халкының үз идентификациясе Бөек Ватан сугышында җиңү белән турыдан-туры бәйле, диде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев