Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә  кирәк
Җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә кирәк

Парламентарий Төп законга кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне хуплады.

 Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев, дип хәбәр итә «Татар-информ».  
«Төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч кимү белән, хокукый кырда үз урынын алсыннар өчен, төзәтмәләр буенча эшне төгәлләү зарур,хокук белгечләре һәм җәмгыять боларның барысына да анализ ясарга тиеш. Моннан тыш, коронавируска бәйле вазгыять әле уңай якка үзгәрмәде, ул чәчәк ату чорын кичерә. Шуңа күрә ашыкмаска кирәк», - диде депутат.

 


Нет комментариев