Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Корбан бәйрәменә сарыклар сатып алганда сак булыгыз

Районда изге Корбан бәйрәменә сарыклар сатып алу ихтыяҗы арта бара. Махсус бәйрәмгә дип әлеге сорауны хәтта җирле фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да канәгатьләндерә алмый.


 Шуңа да бәйрәмгә дип сарыкларны башка төбәкләрдән кайтарталар. Кызганычка каршы, намуссыз эшмәкәрләр, терлекләрне арзан бәядән алып кыйммәтрәк сату  теләге белән, аларны уңышсыз төбәкләрдән (әйтик, Россиянең көньягы һәм Казахстаннан) алырга тырышалар.
Авыру терлекләрне кертүгә юл куймау максатында дәүләт ветеринария күзәтүе белгечләре башка төбәкләрдән керүче барлык сарыкларны да тикшерәчәкләр.
Узган елның көзендә Башкортстанда  тилчә авыруы башлануы инфекцион авырулар белән авырган терлекләрне кертү мисалы булып тора. Казахстаннан рөхсәтсез кертелгән сарыклар әлеге бәла-казаның төп сәбәбе булып тора. Берничә торак пунктта терлекләр юк ителгән, зур икътисадый зыян килгән. Сарыклар үзләре әлеге тилчә авыруы белән авырмаска да мөмкиннәр, ә менә авыруны таратучылар булып  торалар, вирус мөгезле эре терлеккә һәм дуңгызларга эләгә, ул алар өчен бик куркыныч. 
Нәкъ  менә хәзер Корбан бәйрәменә сарыклар кайтарта башлыйлар. Куркынычсызлык чаралары турында бүгеннән кайгыртырга кирәк. 
Сарыклар яисә теләсә нинди башка терлекләрне Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсеннән кайтаруга рөхсәт һәм  ветеринария – бергә теркәп җибәрелә торган документлар булганда гына алып кайтырга  була. 
Куркынычсыз терлекләрне кайдан алырга мөмкин булуы турындагы информацияне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе сайтында алырга була.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев