Җәмгыять

Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, Казанда планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылган

Чикләү чаралары хәлләр яхшыргач кына алыначак.

2 февральдән республикада, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатып торыла. Бу коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләрнең кискенләшүенә бәйле. Документтан күренгәнчә, әлегә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация дә туктатыла.

Шул ук вакытта табиб ярдәме башкаларга куркыныч тудырган социаль әһәмиятле чирләрдән интегүчеләргә күрсәтеләчәк. Моннан тыш хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм дәвалауны кичектереп булмый торган кешеләр өчен планлы тикшерүләр кала. Йөкле хатын-кызларга мондый ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтелә.

Әмма боерыкта хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре уздыруны туктатып тору күздә тотылмый. Аларга диспансеризация үткәрү кала. Күчмә медицина комплекслары эше, тиешле учреждениеләргә урнаштырылган ятимнәр һәм тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга диспансеризация уздыру да вакытлыча кичектерелә.

Хәлләр яхшырганнан соң гына чикләү чаралары алыначак. Әлегә бөтен көчне хәтәр чиргә каршы көрәшүгә юнәлтергә кирәк.

Чыганак


Нет комментариев