Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпфункцияле үзәк – һәр кешенең ышанычлы юлдашы

Безнең гасырда информацион технологияләр һәм электрон хезмәтләр үсеше дәүләт белән үзара бәйләнештә булганда уңайлы шартлар тудыру юлы белән халыкның тормыш сыйфатын арттыруда өстенлекле бурыч булып тора. Әлеге бурычны хәл итүдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) дә зур булышлык итә. Хәзер МФЦ аркасында ТР халкы йөздән артык...

МФЦ ның Яңа Чишмә филиалы эше турында бүлек начальнигы Роза Әхмәтшина сөйли.
- МФЦ ның Яңа Чишмәдәге филиалы үз эшен кайчан башлап җибәрде?
- Безнең филиал 2015 елның сентябреннән күпфункцияле үзәк системасының "Мои документы" гомуми бренды астында эшли башлады. Бренд идеясы түбәндәгедән гыйбарәт, документлар кешеләргә аларның тормышларында мөһим һәм әһәмиятле моментта кирәк. Беренче паспорт, туй, бала туу, үз эшеңне башлау яки яңа өй төзү - бу очракларда кешеләргә бернинди проблемаларсыз документлар алу һәм ничек булса да тизрәк тормышта агымдагы проблемаларны һәм бурычларны хәл итү мөһим. Бер сүз белән әйткәндә, МФЦ системасы кешенең гомере буена ышанычлы юлдашы булырга, документлар алу процессын гади һәм җиңел итәргә тырыша.
- Сезнең үзәк нинди принцип буенча эшли, нинди хезмәтләр күрсәтелә, шул турыда сөйләгез әле.
- МФЦ " бер тәрәзә" принцибы буенча эшли, ягъни федераль, региональ, муниципаль дәрәҗәдәге хезмәтләр бер урында күрсәтелә. Хезмәтләр исемлеге бик зур. Бу Росреестр хезмәтләре: ЕГРН-нан мәгълүматлар, күчемсез милекнең дәүләт кадастр исәбе, күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве. Бу салым хезмәте хезмәтләре: ШЭ һәм КФХ сыйфатында физик затларны, юридик затларны теркәү турында мәгълүматлар, бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (выписка): салым түләүчеләр (ЕГРН), юридик затлар (ЕГРЮЛ), шәхси эшмәкәрләр (ЕГРИП), дәүләт адреслы реестрдан мәгълүматлар, квалификацияләреннән мәхрүм ителгәннәр реестрында булган мәгълүматлар (кызыксынучы шәхесләргә).
Бушлай информация ясау хезмәте бар - бу салым түләүче тарафыннан түләнгән салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар турындагы белешмәләр бирү. Пенсия фонды белән килешеп гражданнарга пенсия күләме һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында аларның шәхси лицевой счетларының торышы турында иминиятләштерелгән шәхесләргә хәбәр итү буенча белешмәләр бирәбез, ана капиталына дәүләт сертификаты бирүдә (ана капиталы акчаларыннан файдалану турындагы гаризаны карау буенча) дә хезмәт күрсәтә алабыз.
Безнең хезмәтләр арасында - ТР ЭЭМ хезмәтләре: РФ гражданнарын яшәгән һәм яшәү урыннары буенча (РФ чикләрендә) теркәүгә (исәпкә алу), РФ гражданины паспортын әзерләүгә документлар кабул итү. Документлар кабул итәбез һәм шофер таныклыклары һәм халыкара шофер таныклыклары (алыштырганда, югалтканда, урланганда) бирәбез. Өстәвенә, документка фотография шунда ук, кабул иткәндә ясала. Ә имза үрнәге гариза белән бергә бирелә. Шулай ук хөкем ителү-ителмәү һәм (яки) җинаять эзәрлекләве яисә җинаять эзәрлекләвен туктату турындагы белешмәләр дә бирәбез. Һәм хәтта табиб билгеләвеннән башка психотроп яки потенциаль куркыныч психоактив матдәләр һәм наркотик матдәләр кулланган өчен кеше административ җазага тартылганмы яки юкмы икәнлеге хакында да белешмә бирәбез.
Безнең хезмәтләр арасында ЕСИА исәп язуын теркәү, раслау һәм яңадан торгызу кебек хезмәтләр дә бар - бу Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хезмәтләре.
Район башкарма комитеты белән үзара бәйләнештә булу турындагы килешү буенча да муниципаль хезмәтләр күрсәтәбез. Болар аренда килешүләренә үзгәрешләр кертү; төзелешкә рөхсәт бирү; муниципаль милек булып торган җир участогын җир участогында урнашкан бина, төзелеш, корылма иясе тарафыннан түләп алу өчен милек итеп бирү; җир участогына аренда килешүен өзү; архив белешмәләре бирү.
РФ Президентын сайлаулар алдыннан сайлаучыларны торган (булган) урыннары буенча тавыш бирүләр исемлегенә кертү турындагы гаризаларны кабул иттек һәм эшкәрттек.
- МФЦ да ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен күчмә хезмәтләр күрсәтеләме?
- Үткән елның октябреннән МФЦ авыл җирлекләрендәге гражданнарны кабул итү һәм консультация бирү эшен башлап җибәрде. АҖ башлыклары атна саен график буенча безнең хезмәткәрләрне авыл җирлекләренә китерәләр, без исә "бер тәрәзә" принцибы буенча хезмәтләр күрсәтәбез. Хәзер халыкка район үзәгенә килеп йөрисе түгел - бу уңайлы һәм вакытларына да экономия ясый.
- МФЦ ның район филиалы бүген нинди?
- Бүген үзәкнең район филиалы - бу заманча һәм уңайлы биналар, уңайлы эш графигы, документлар рәсмиләштерүнең гадилеге. 2017 елда безнең филиал тарафыннан халыкка 7896 хезмәт күрсәтелде, 2016 елга караганда 43 % ка күбрәк.
Гариза бирүчеләрнең МФЦ эшеннән канәгать булуларын социаль сораштырулар да раслый. Рәсми мәгълүматлар буенча күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгать булу Татарстанда үткән елда 90,7 % тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев