Реклама
Җәмгыять
Крайны өйрәнүчеләр очрашкан
18 гыйнварда Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда ТР крайны өйрәнүчеләр Советы рәисе, археолог, профессор Альберт Борханов җитәкчелегендә республикабыз галимнәре һәм крайны өйрәнүчеләр булган.
Кунаклар музей, музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймовның иҗат лабораториясе белән танышырга килгәннәр. Алар арасында якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Әдәмсә авылы тарихы буенча китап авторы Рәүф Юнысов; тарих фәннәре докторы, профессор, авыл тарихлары буенча өч китап авторы Фәйзелхак Ислаев; нумизмат Олег Степанов; “Тәртип” халык радиосы хезмәткәре, “Риваять” ансамбле җитәкчесе Руслан Габитов; крайны өйрәнүче, берничә китап авторы, Һади Атласи музеен оештыручы Бөгелмә районының Карабаш Бистәсеннән Фазыл Вәлиәхмәтов; танылган крайны өйрәнүче, Саба районы Юлпат урта мәктәбенең тарих укытучысы Илдар Сафиннар булган.
Төркем эшендә ТНВ каналының “Татарлар” программасының төшерү төркеме дә катнашкан, алар музей экспонатларын, китапларны төшергәннәр, Мидхәт Газыймов музейны оештыру тарихы, архивларда үзенең эшләре турында сөйләгән, шул исәптән ТР Милли архивында да. Ул шулай ук Яңа Чишмә районы әфганчылары турында китап әзерләү һәм чыгару буенча үткәрелгән зур эшне дә билгеләп үткән. 2019 елның 15 февралендә совет солдатларын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Мидхәт Газыймов шулай ук кунакларга үзенең авторлык китапларын да бүләк иткән.
Музейда берничә сәгать булганнан соң кунаклар Самара өлкәсенә – җирле крайны өйрәнүчеләр янына юл тоткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев