Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңел сайлаган хезмәт

Социаль хезмәт күрсәтү — ул һөнәр генә түгел, ә күңел җылысын һәм кеше ихтыяҗларын тирәнтен аңлауны таләп итүче хезмәт. Социаль хезмәткәр очраклы кеше түгел, ә шәфкатьлелек, җаваплылык, сабырлык кебек сыйфатларга ия булган кеше.

«Кайгырту» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре белән таныштырабыз.

Кайгырту — яшәү рәвеше

Новопоселенная Лебедка авылыннан булган Татьяна Витальевна 2014 елдан үзен аеруча мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлый. Ул Ульяновск шәһәрендәге ЭВМ операторы эшен калдырып, туган авылына кайта һәм уйламыйча да социаль хезмәткәр юлын сайлый.

Бүген ул биш кеше-гә хезмәт күрсәтә, алар арасында СВОда катнашучыларның әниләре һәм озак вакытлы тәрбия системасына кертелгән кешеләр бар. Татьяна Витальевна көн саен аларга көнкүрештә булыша: ашарга әзерли, җыештыра, дарулар китерә, хастаханәләргә озата бара, документлар рәсмиләштерә. Әмма барыннан да мөһимрәк һәм кыйммәтлерәге — аның игътибары һәм рухи ярдәме.

Төп эшеннән тыш, ул волонтерлык инициативаларында да катнаша: авылдашлары белән маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, гуманитар ярдәм җыя.

«Социаль хезмәткәр үз карамагындагы кешегә ышанырга, аңа йөрәк җылысын, күңел яктысын бирергә тиеш. Әгәр мәхәббәт, көч һәм үз-үзеңне кешеләргә багышларга теләк бар икән, димәк, безнең йөрәкләр бер ритмда тибәчәк, димәк, максатыбыз тормышка ашачак!» — ди Татьяна Витальевна.

Игелек энергиясе

Шахмай авылында туып-үскән Алсу Ринат кызы Шәйхетдинова ике ел социаль хезмәткәр булып эшли, әмма инде үзе ярдәм иткән кешеләрнең ихлас рәхмәтенә лаек булган. Моңа кадәр ул җиде ел почтада, аннары сыер савучы булып эшләгән, ләкин чын мәгънәсендә үз юлын өлкәннәргә ярдәм итүдә таба.

Шахмай авылында туып-үскән Алсу Ринат кызы Шәйхетдинова ике ел социаль хезмәткәр булып эшли, әмма инде үзе ярдәм иткән кешеләрнең ихлас рәхмәтенә лаек булган. Моңа кадәр ул җиде ел почтада, аннары сыер савучы булып эшләгән, ләкин чын мәгънәсендә үз юлын өлкәннәргә ярдәм итүдә таба.

Аның карамагында — 80 яшьтән өлкәнрәк алты кеше. Көн саен ул аларга өй җыештыру, ашарга пешерү, кибеткә бару, мунча кертү кебек эшләрдә булыша. Җәен яшелчә бакчаларын карый, кышын кар чистарта. Әмма аның ярдәме көнкүреш мәсьәләләре белән генә чикләнми: ул алар өчен укый, физкультура, рәсем ясата, хәтта математика дәресләре дә үткәрә. Болар барысы да кул моторикасын һәм когнитив фикерләүне саклау өчен кирәк.

«Алар мине көтәләр, яраталар һәм „кызым“ дип атыйлар. Өлкәннәр өчен ялгыз калмау мөһим —аларга аралашу, игътибар кирәк», — дип уртаклаша Алсу.

Эш көнен ул әби-бабайларының хәлен белү өчен шалтыратулардан башлый, ә авырган очракта аларны тәүлек буе игътибарыннан калдырмый. Эш күп булуга карамастан, Алсу барысына да көч һәм вакытын таба: «Энергиям күп минем!» — ди ул.

Тормышны үзгәртә торган һөнәр

Татьяна белән Алсу — ярдәмчеләр генә түгел, ә үзләре караган кешеләр өчен якын кешеләр. Аларга туганнарын алыштыралар, игътибар һәм кайгырту бүләк итәләр, туган йортларында лаеклы картлык кичерергә ярдәм итәләр. Бу эш даими профессиональ үсеш таләп итә. Социаль хезмәткәрләр махсус дәресләрдә һәм тренингларда урынга калган авыруларны карау, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерәләр, деменция белән интегүче кешеләр белән аралашу методларын өйрәнәләр. Әмма бу һөнәрдә иң мөһиме — ихласлык һәм чын күңелдән эшкә бирелгәнлек. 

— Безнең һөнәр физик һәм эмоциональ көч кенә түгел, зур йөрәк иясе булуны да таләп итә, — диләр хатын-кызлар. — Әмма күңелеңнең бер өлешен биргән кешеләрнең карашында рәхмәт хисләре күрү — чын бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев