Күңел җылысын бүләк итик
3 декабрь — халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне. Ел саен бу дата зурлап билгеләп үтелә, һәм аны бер көн белән генә чикләмәү гадәткә кергән: бәйрәм ункөнлек рәвешендә уздырыла.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне — бәйрәм түгел, ә безнең янәшәбездә яшәүче, тормышлары башкаларга караганда катлаулырак булган кешеләрне искә алу көне. Алар көн саен төрле авырлыклар белән очраша, әмма сынмый, көчле рухлы булып кала белә.
Быел бу көн уңаеннан, без Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда сәламәтлекләре чикле булган төрле яшьтәге авылдашларыбыз белән бик җылы очрашу оештырдык. Алар өчен бәйрәмчә табын корылды, күңелләренә үтеп керерлек җылы теләкләр җиткерелде. Мәдәният җитәкчесе Зөмәрия Вәлиуллина җитәкчелегендә талантлы үзешчән артистларыбыз күңелле концерт программасы белән кунакларны сөендерде. Килгән кунакларыбыз музей хезмәткәрләре әзерләгән уеннарда актив катнашып, бергәләшеп күңел ачтылар.
Безнең җәмгыятьнең һәр әгъзасы үзен кирәкле һәм кадерле итеп тоярга тиеш. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибарлы булу — гади кешелеклелек кенә түгел, ә безнең рухи байлыгыбызның, мәдәни һәм әхлакый дәрәҗәбезнең чагылышы. Аларга ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен мөмкин булган барлык шартларны тудыру — безнең уртак җаваплылыгыбыз.
Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлырак булыйк, җылы сүзләребезне һәм ярдәмебезне кызганмыйк. Чөнки һәркемгә җылы сүз, ихлас елмаю һәм ярдәм кулы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев