Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Күршем – иң яхшы кешем”

Чаллы Башы авылында Күршеләр көне үтте. Ул юкка гына “Күршем – иң яхшы кешем” дип аталмаган иде, әлбәттә. Динебездә дә “Күрше хакы – Алла хакы” дигән гыйбарә бар. Туганыңнан соң якын күршеләрең белән дус-тату яшәүнең мөһимлеген искәртә ул. «Аллаһы Тәгалә каршында яхшы кеше булам дисәң, үзеңнең күршеңә яхшы мөнәсәбәттә бул», – ди Пәйгамбәребез.

Күршеләр көне әлегә яшь бәйрәм, безнең авылда да ул беренче тапкыр уздырыла һәм “Хәйретдин поселогы” дип йөртелүче Түбән оч урамында үткәрелүе дә юкка түгел. Җиде йортлы бу урамда үзара бик тату, ярдәмчел күршеләр яши. Бер йодрык булып яшәгән бу очка бирелгән атама 1905 елгы Хәйретдин бабай Сәлахов дигән карт белән бәйле, бала-чаганы куркыткалап торган ялгыз яшәүче исәррәк бабай булган ул.

Күршеләргә бәйрәмне авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде. Авылның мәдәни чараларында бик актив катнашучы урам да әле бу: бер генә чара да алардан башка үтми. Бу юлы да уен-көлке белән җыр-биюгә, аш-суга осталыкларын күрсәтте алар. Исмәгыйлевлар капка төбендә озын өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора иде: бәлеш, гөбәдия, корбан итеннән шулпа, чәкчәк, кош теле, катламалар... Самавырда чәй кайный, шунда ук зур табада коймак пешә.

Уеннар олылар белән балалар арасында ярыш рәвешендә оештырылды. Чын азарт белән банкага су ташыдылар, “мунча керделәр”, күз бәйләп киенделәр, биеделәр. Әбиләрнең оныклардан беразга гына өстен чыгуы табигый, әлбәттә: аларда яши-яши туплаган тәҗрибә белән осталык күбрәк. Аның каравы, оныкларның очып-очып биюләренә кызыгып һәм сокланып карагандыр әбиләр һәм үз бала чакларын искә алганнардыр.

“Күршеләр өчен иң яхшы мактау” конкурсында катнашучылар (Исмәгыйлева Рәхимә, Әхмәтҗанова Гөлфия) “аның каравы минем күршем...” дип нинди генә матур якларын мактамады алар Нәзирә Әдһәмова белән Тәнзилә Исмәгыйлеваның, алып баручылар туктатмаса, туктарга исәпләре дә юк иде кебек.

Бәйрәмдә Халит абый (ул бу очның аксакалы) һәм Рәхимә апа Исмәгыйлевларны 50 ел бергә яшәүләре белән дә котладылар. 30 июньдә алар әлеге күркәм юбилейларын билгеләп үтәчәк.

Өстәл артында “Хәйретдин поселы” турында истәлекләр белән дә бүлештеләр. 1970 елларда биредә ун йортта 46 кеше яшәде, бүген 19 кеше яши, дип искә алды Фәния апа Гильманова. Элек җәен дә-кышын да балалар шау-шуы белән гөрләп торган урам хәзер бераз тынычрак, шулай да җиде йортта алты бала булуы – авыл өчен әйбәт күрсәткеч. Ә бу бәйрәмгә шәһәрдә яшәүче балалар һәм оныклар да, кияү-киленнәр дә кайткан иде. Урам гөрләде - уйнады, җырлады, биеде!

Бергәлек-бердәмлекнең, татулыкның никадәр зур нәрсә икәнлеген тагын бер кат искәрткән Илсөяр апа Дәүләтшинага, Гөлнара Сәлахова белән Гөлназ Әхмәтовага барлык күршеләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм.

Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев