28 ноябрьдә авыл китапханәсендә «Татарстан Республикасы Дәүләт әләмен кабул итү көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелгән.
Чараның максаты - укучыларның Татарстан Республикасы символикасын белүләрен тикшерү, Татарстан тарихы фактларын мөстәкыйль өйрәнү белән кызыксынуны арттыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм республикабызның тарихына хөрмәт тәрбияләү. Укучылар Татарстан әләме тарихының төп этапларын һәм дәүләтнең мөһим символлары - герб һәм гимн белән танышканнар. Мини-викторина чара барышында укучыларның ниләр үзләштергәннәрен һәм иң активларын ачыкларга мөмкинлек биргән.
Нет комментариев