Людмила Сорокина: «Безнең эшебез — кешеләрнең иминлеге турында кайгырту»
8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне
Яңа Чишмә районы Республика матди ярдәм үзәгенең 32 нче филиалы оешуга быел 20 ел була. Аңа нигез салынганнан бирле биредә бүлек мөдире булып Людмила Сорокина эшли. Аның бурычларына норматив документларның үтәлешен тикшереп тору, хисап әзерләү һәм белгечләрнең эшен координацияләү керә.
5 ел аның белән иңгә-иң Светлана Скачкова эшли: документлар кабул итә, клиентларга консультация бирә һәм шәхси мөрәҗәгать иткәндә дә, телефоннан да аларның сорауларына җавап бирә.
Бүген без Людмила Александровнадан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кирәкле хезмәткәр булуның үзе өчен нәрсә аңлатуын сорадык.
— Людмила Александровна, сезнең матди ярдәм бүлегенең хезмәт күрсәтү спектры зур, кыскача гына алар турында сөйли аласызмы?
— Күрсәтелә торган хезмәтләр турында кыскача сөйләү җиңел булмаячак, әмма тырышырмын.
Безнең бүлекнең эше халыкка социаль ярдәм чараларын билгеләүдән һәм түләүдән гыйбарәт.
Моңа гражданнарга бирелә торган түбәндәге пособиеләр һәм компенсацияләр, адреслы торак-коммуналь субсидияләр керә:
— гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә адреслы субсидияләр, юл йөрү өчен айлык акчалата түләүләр; элемтә хезмәтләре өчен түләүгә субсидияләр;
— 16 яшькә кадәрге балалары булган гражданнарга балалар пособиеләре, 1,5 яшькә кадәрге баласын карау буенча пособиеләр, армия хезмәте узучы хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына бер мәртәбә пособие, чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие, күпбалалы гаиләләргә пособие;
— төрле чирләрдән интегүче затларга юлда йөрү өчен компенсация, СВОда катнашучыларның 17 яшькә кадәрге балаларына түләүләр, СВОда һәлак булганнарның туганнарына түләүләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына субсидияләр һәм ташламалар.
Ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү дәүләт учреждениеләрендә белем алучы балаларга аерым игътибар күрсәтәбез. Уку әсбаплары һәм язу кирәк-яраклары алуга еллык пособие, айлык стипендия, туклануга айлык пособие бирәбез. Мәгариф учреждениесен тәмамлаганда кием, аяк киеме, йомшак инвентарь һәм җиһазлар алуга бер тапкыр бирелә торган пособие өстәлә.
Без күрсәткән ярдәмнең кыскача һәм тулы булмаган исемлеге шулар. Теләсә кайсы гражданин безгә консультация сорап мөрәҗәгать итә ала. Безнең бүлекчә ишекләре эш көннәрендә һәрчак һәм һәркем өчен ачык. Айга безнең бүлекчәгә уртача 450 кеше мөрәҗәгать итә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемне һичшиксез тыңларбыз, аларның ихтыяҗлары, проблемалары белән танышырбыз һәм мөрәҗәгать иткән гражданинга туры килгән категорияне табарга ярдәм итәрбез.
— Төрле характерлы, төрле кәефле кешеләрне аңлау җиңел түгел. Үзегезнең һәм аларның хис-кичерешләрен җиңәргә сезгә нинди сыйфатлар ярдәм итә соң?
— Киң күңеллелек, сизгерлек, кызгану хисе, чит кешенең хәлен җиңеләйтү теләге — кешеләр белән аралашканда белгечнең төп гуманистик сыйфатлары менә шулар. Мөрәҗәгать иткән кешенең эчке халәтен аңлау, аның проблемалары һәм кичерешләре белән танышу, үзеңне аның урынына кую аеруча мөһим. Ә аннары инде һөнәри белемнәрне, компетентлыкны, оештыру сәләтен кушарга кирәк. Безнең коллектив барлык бу сыйфатларга ия. Без куелган бурычларны үтәп кенә калмыйбыз, күбрәк эшләргә дә омтылабыз. Республика үзәге һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән барлык нормативларны үтәү белән генә чикләнмибез, арттырып та үтибез.
— Бу эш сезнең өчен нәрсә аңлата?
— Бу һөнәр генә түгел, ә миссия. Безнең ярдәм нәтиҗәсендә кешеләрнең хәле җиңеләя төшүен күрү — иң яхшы бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев