Яңа Чишмәдәге Картлар йортында район үзәгенең мәдәният хезмәткәрләре айга ике мәртәбә мәдәни чаралар үткәрәләр.
- Өлкән һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ялын оештыру аларның үз-үзләрен ничек хис итүенә һәм кәефләренә нык тәэсир итә. Буш вакытларын (ә ул аларның күп) актив үткәрү аларга яшьләрен, авыруларын, авыр уйларын онытып торырга ярдәм итә, - дип сөйли Картлар йорты хезмәткәре Гүзәл Мостафина.
- Масса күләм мәдәни чараларны оештыручылардан (БСМ коллективы, музей, китапханә һәм РМБ хезмәткәрләре) кала кем безнең өлкәннәребезне үз артларыннан ияртә алсын? Шуның өчен дә без аларга бик рәхмәтле.
Нет комментариев