Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдәният хезмәткәрләре СВОда катнашучыларга нык ярдәм итә

Район мәдәният учреждениеләре махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен волонтерлык эшчәнлеге оештыра

Без бергә!

Районда яшәүче халыкның барысы да СВОдагы якташларына гуманитар ярдәм күрсәтүдә нык булышалар, чөнки алар анда никадәр авыр икәнен, көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклап көрәшүләрен аңлыйлар. Алар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Егетләребезгә булышу — безнең эш. 

Авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре дә бу изге эштән читтә калмый. Кайберәүләр беренчеләрдән булып үз куллары белән маскировка челтәрләре үреп, җылы оекбашлар бәйләп, кулдан токмачлар кисеп, окоп шәмнәре ясап һәм башка гуманитар ярдәм җыюда инициатива күрсәттеләр. Алар яшьләр һәм яшүсмерләр белән патриотик эш алып баралар. Бу — мәгълүмат сәгате, очрашулар, авылдашлар — СВОда катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән әңгәмәләр. «Ватанга хезмәт итү — изге эш», «Без үзебезнең егетләребез белән горурланабыз һәм аларның җиңү белән кайтуларын көтәбез» һ. б. темаларда стендлар ясыйлар.

Архангел АМЙ хезмәткәрләре клуб оешмаларында катнашучылар белән 60 окоп шәмнәре ясаганнар, 45 балаклава теккәннәр, 30 пар йон оекбашлар бәйләгәннәр. Яз көне өйдә токмач кискәннәр, камыр ризыклары пешергәннәр. Азык-төлек посылкалары җыеп тапшырганнар.

Акбүре АМЙ АҖ башкарма комитеты һәм башка бюджет оешмалары белән бергә клуб базасында гуманитар җыелмалар һәм посылкалар әзерли. Кыска гына вакыт эчендә 20 килограммнан артык конфет һәм печенье, 50 консерва, 30 пачка чәй һәм кофе, 10 пирог җыеп җибәрделәр. Посылкаларга клубның һәвәскәр оешмаларында катнашучылар һәм СВО сугышчыларының әниләре бәйләгән оекбашлар, бияләйләр, чалбарлар, киез итекләр, куртка, свитер, шарф һ.б. кирәк-яраклар куйганнар. Халык үз көче белән 50 китап, бензопила һәм генератор җибәргән. Бәрәңге һәм кишер, тозлаган яшелчәләр, вареньелар җыялар. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә 43000 сум акча җыйганнар, авылдашлар аларга даими рәвештә башка ярдәм дә күрсәтә. 

Акъяр авылының мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары белән токмач кискәннәр, йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйләгәннәр, 42 окоп шәме ясаганнар, акча, яшелчәләр җыйганнар.
Шахмай мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы оекбашлар, чалбарлар һәм бияләйләр җыюда ярдәм күрсәткәннәр, бозылмый торган продуктлардан коры паеклар җыйганнар.
Андреевка авылы хатын-кызлары клубта оекбашлар бәйләгәннәр, токмач кискәннәр. Мөдир үзе 70 килограмм бәрәңге, 3 килограмм суган һәм кишер тапшырган, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» командасына 6000 сум акча күчергән.

Волчья Бистәсе мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән түгәрәктә 20 окоп шәмнәре ясаганнар. Акча, яшелчәләр, консервалар, бал, җылы әйберләр, гигиена чаралары җыйганнар. 

Горшковолылар авыл халкы белән бергә 4 маскировка челтәре ясаган, җылы әйберләр һәм медикаментлар җибәргәннәр. Зирекле клубы һәм китапханә дә авылдашлары белән бергә яшелчәләр, җылы әйберләр, азык-төлек, токмач әзерләп тапшырганнар. 

Өргәнчә авыл клубы мөдире клуб базасында халыктан җылы әйберләр, азык-төлек, бал, яшелчәләрдән гуманитар ярдәм җыюны оештырган. Аның гаиләсе ай саен волонтерларга «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып, акча күчергән. 

Екатерина клубында авыл халкы кыш көне 20 шәм ясаган, 100 пардан артык йон оекбаш бәйләгән һәм сатып алган. Районнан һәр гуманитар ярдәм җибәрү партиясендә клуб хезмәткәрләре үз акчаларына 30дан артык консерва, 10 пачка дымлы салфетка, 30 пар х/б бияләй, минераль су, икешәр блок тәмәке сатып ала. Май аенда авыл халкы белән бергә акча җыеп, чәй, кофе һәм прәннекләр, 10 консерва, 10 пар термоноски һәм тәмәке сатып алганнар. Сентябрьдә Лисичанск өчен 2 капчык бәрәңге һәм консерваланган ризыклар җибәргәннәр, СВОдагы өч авылдашлары өчен исемле посылкалар (бал, носки, перчатка) әзерләп озатканнар. 15 октябрьдән үз акчаларына 10 кг парафин сатып алганнар һәм 26 окоп шәме ясаганнар. Бу эш тагын парафин сатып алгач, дәвам итәчәк. 

Ленино АМЙ мөдире Евгения Лаврова җитәкчелегендә ДНР, ЛНР һәм мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү буенча төрле хәйрия акцияләрен һәм чараларын оештыручыларның берсе булып тора. Клуб базасында ул, аның хезмәттәшләре һәм фикердәшләре 50дән артык маскировка челтәре һәм 10 маскхалат, 541 шәм ясаганнар, 70 пар оекбаш бәйләгәннәр. Берничә тапкыр консервалар, тушенка, яшелчә, киемнәр, медикаментлар, газ баллоннары һәм мич-буржуйка белән посылкалар җибәргәннәр. Акчалата күчерүләр дә ясала. 

Яңа Иванаево АМЙ хезмәткәрләре 3 капчык бәрәңге, бал, 25 пар оекбаш, 3 мең сумлык азык-төлек, 2 блок тәмәке һәм 17 мең сум акча әзерләгән. Авыл һәм район халкы алдында патриотик концертлар белән чыгыш ясыйлар, аларны онлайн режимда күрсәтәләр. 

Петропавел клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән 5 кг токмач әзерләгән, җылы әйберләр, яшелчәләр җыйган, 30 данә «коры душ» ясаганнар.

Чаллы Башы халкы, гуманитар ярдәм җыюдан тыш, солдатлар өчен 25 кг чәк-чәк пешергән, 25 пар оекбаш бәйләгән.

Тубылгытаулылар 10 килограммнан артык токмач, 360 шәм ясаган, халыктан консерва банкалары сорап, шәм әзерләүне дәвам итәләр. 

Әдәмсә авыл клубы да төрле хәйрия акцияләре һәм чаралар оештыручыларның берсе булып тора. Клуб базасындагы хезмәткәрләр 50 метр тирәсе маскировка челтәрләре һәм 200дән артык окоп шәмнәре ясаганнар, 20 пар йон оекбаш җибәргән. Авыл халкыннан ике тоннадан артык бәрәңге җыелган. Хәзер 40 килограмм парафин сатып алганнар, банкалар көтәләр һәм тагын шәмнәр ясаячаклар.

Чертуш АМЙ һәм «Хатирә» коллективы әгъзалары токмач әзерләгәннәр, 50 пар оекбаш бәйләгәннәр, хәйрия концертлары оештыралар. 

Черемуховолылар носкилар, җылы чалбарлар, азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, тәм-томнар, яшелчәләр әзерләгән һәм акча җыйганнар. 

Чуаш Чабаксары клубы хезмәткәрләре авылда яшәүче хатын-кызлар белән токмач әзерлиләр, комплектланган аптечкалар, азык-төлекләр, җылы бияләйләр, носкилар, шәхси гигиена әйберләре сатып алалар һәм җибәрәләр. Солдатлар өчен сохарилар киптергәннәр. Клубта мобилизацияләнүчеләргә җибәрер өчен йон эрләгәннәр һәм оекбашлар бәйләгәннәр. 

Рус Чабаксарының клуб хезмәткәрләре оекбашлар бәйлиләр, сугышчылар өчен бер тапкыр кулланыла торган бритва җыелмалары, чәй, консервалар, кондитер әйберләре сатып алалар, бер капчык бәрәңге һәм 5 кг суган тапшырганнар. 

РМЙ һәм Үзәк китапханә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында районда патриотик чаралар үткәрүдә, токмач кисүдә һәм шәмнәр ясауда, җылы әйберләр, яшелчәләр һәм акча җыюда актив катнаштылар. Мобилизацияләнгән Николай К. гаиләсенә ярдәм итәләр. 

Февральдә хәйрия концерты үткәрелде, шуннан ҮКСдә 64000 сумнан артык акча җыелган. Лисичанск өчен клуб учреждениеләре хезмәткәрләре 61000 сум акча җыйган. 

Үзәк китапханә һәм авыл филиаллары «Донбасска — китаплар» акциясен үткәрү өчен мәйданчык булып тора. Анда укучылар, китапханәчеләр һәм район волонтерлары катнашты. 936 данә китап җыеп җибәрелде. Февральдә 102 пар носки һәм 21 000 сум акча, ә сентябрьдә — 12 кг бал, якынча 150 кг бәрәңге, кишер, суган, сарымсак, 35 литр тозланган яшелчәләр һәм варенье җыйганнар.

Күп кенә клуб учреждениеләре базасында СВОда катнашучылар өчен оекбаш бәйләү, окоп шәмнәре һәм башка кирәкле әйберләр ясау буенча түгәрәкләр оештырылган. Мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт алар белән элемтәдә торалар һәм сугышчыларга иң беренче чиратта кирәк булганны җибәрергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев