Хезмәт ветераны, күп балалы ана Немцова Мария Федоровнага 13 августта 90 яшь тула
Мария Федоровна1933 елның 13 августында Петропавел Бистәсенең Лягушкино авылында Федор һәм Прасковья Быстрениннар гаиләсендә туа. Аның сугышка кадәрге балачагы бәхетле була: әти-әнисе белән үсә.
«Әти-әнием колхозда эшләде, олы апам Настя әти-әниемә хуҗалыкта ярдәм итте, ә мин кечкенә сеңелләрем һәм энем турында кайгырттым. Ә буш вакытларда күрше балалары белән елгада су коендык, ә кыш көне кулдан ясалган чаналар белән таудан шудык. Әйе, элек авылда шундый күңелле иде бит!», — дип искә ала Мария Федоровна.
1940 елда Маша Петропавел мәктәбенең 1 классына укырга керә, ул үзен зур кыз итеп хис итә, дүртенче сыйныфта укучы апасы кебек үк, яхшы укырга тырыша. Аннары сугыш башлана: әтиләрен беренче көннәрдә үк фронтка алганнар. Ирләрсез авыл бушап кала, олы яшьтәге хатын-кызлар һәм картлар күңеле борчу-сагышлар белән тула, балаларга да күңелсез була. Бу көннәрне Мария түти менә ничек искә ала:
«Безнең өй уртасында бишек эленеп тора иде, анда 6 айлык бала — энекәшем, әни белән апа һәрвакыт эштә, мин савыт-сабалар юам, кайдадыр җыештырам, шул арада бишектә елаучы баланы селкетәм... Мәктәп турында онытыла иде. Икенче сыйныфка өч көн генә йөрдем, әнием килеп, укытучыга: «Мин Марусяны өйгә алып кайтам, миңа баланы карап торырга калдырыр кеше юк», — диде.
Ул вакытта Маша әнисенең үзен мәктәптән алып кайту ниятен кызның бөтен гомеренә ак тап булып калачагы турында уйламагандыр шул.
«Әти беренче елны ук Смоленск янында хәбәрсез югалган. Әни гаиләне туендырыр өчен даими эшләвен дәвам итте, гаиләдә биш бала иде бит. Балалар үсеп җиткәч, мин әнием һәм Настя белән бергә фермада да, басуда да, ындыр табагында да эшли башладым, кыскасы, бригадир Васяня Соловьев нинди эш куша, шуны башкардык», — дип сөйли Мария Федоровна үзенең ни өчен мәктәптә бүтән укырга туры килмәве турында.
Шулай итеп ул «грамотасыз» кеше булып кала һәм шуңа да үзен һәрвакыт уңайсыз хис иткән. Ләкин укый һәм яза белмәсә дә, ул кул эшләрен оста башкару сәләтенә ия булган. Маша җиңел генә бәйләргә, чигәргә, бизәкләр ясарга, тегәргә һәм матур киенергә, тәмле итеп ризык әзерләргә өйрәнгән (Мария Федоровна пенсиягә чыкканчы 10 ел элек колхозда кыр станында төшке аш әзерләгән). Аның ризык әзерләүдә үзенең кечкенә генә сере дә бар икән, тик серне Мария түти әлегә кадәр беркемгә дә ачмаган.
«Ул әле тагын яшьләр җыелган кичәләрдә иң яхшы биюче һәм такмакларны оста башкаручы була, дөрес, ул мондый кичәләрдә еш булмый: колхозда эшләү, ә аннары өй мәшәкатьләре моңа мөмкинлек бирми. Ә дус кызларына исә Маша килмәсә, күңелсез булган: «Кичәгә барасыңмы?» «Ә Маша анда буламы соң?» «Юк». «Алайса мин дә бармыйм» дия торган булган, Маша Быстренинаның күршесе һәм дусты Валентина Ивановна Миронова.
Урланган кәләш
Мария Быстренинага — чибәр, шаян һәм тырыш кызга, ярлы гаиләдән булса да, күп кенә бистә егетләре гашыйк булган. Ләкин әнисе кызга ирне үзе сайлаган: «Синнән олырак, ләкин бай гаиләдән», — дигән ул өздереп кенә.
Мария берни дә эшли алмаган, ул инде сөймәгән кешегә кияүгә чыгарга мөмкинлек бирми торган могҗизага өметләнмәгән дә. Ләкин Машага гашыйк булып йөргән егет, ул вакыттагы күренекле балта остасы Николай Немцов моның белән килешә алмаган. Ул яраткан кызын өйдән урлап, әти-әнисе янына алып кайткан.
Николай белән Мария 55 ел бергә яшәгәннәр һәм бу еллар дәвамында ул аңа бер тапкыр да үз мәхәббәтеннән шикләнергә сәбәп бирмәгән.
Авылда да бу мәхәббәт һәм тугрылык шаһитләре исән әле. Николай үзенең кая да булса барган җиреннән Машага яңа күлмәк алып кайткан, шулай ук аның барлык якын-тирә шәһәрләрдән аның өчен тегү машинасы эзләгәне турында да хәтерлиләр (чөнки Маша тегәргә бик яраткан), эзләгән һәм тапкан! Ә бу киемнәрне авыл җирендә кая киясең инде? Мария түти яшьлеген искә төшереп, елмаеп куйды: «Яңа күлмәкне киям дә, су алырга коега барам», ди көлеп.
Бәхетле булып яшәгәннәр, эшләгәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Маша һәрвакыт колхозда эшләгән, йортны да, бакчаны да караган.
«Әни гөмбә һәм җиләк җыярга яратты. Аннары ул шулардан тәмле пироглар, вареньелар әзерләде, тозлады. Төрле банка-салатлар белән баз тулы иде», — дип сөйли улы Александр Немцов.
Мария Федоровна үз балаларын да йорт хуҗалыгын ничек итеп дөрес алып барырга кирәклеген өйрәткән.
Олы кызы Анна һәм өченчесе Татьяна гаиләләре белән Чистайда яшиләр, икенче кызы Зинаида үз бәхетен өйдән еракта тапкан, Үзбәкстанда яши, Люба якынрак — Мәскәүдә, ә кече улы Александр тагын да якынрак -Петропавел Бистәсендә. Хәзер Маша түти улы һәм килене Светлана тәрбиясендә һәм аларның кайгыртуын тоеп яши.
Мария Федоровна 5 бала тудырган һәм тәрбияләп үстергән өчен Ана даны медаленә ия, аның бүгенге көндә сигез оныгы, алты оныкчыгы бар.
«Мин хәзер дә эшлим, тик күзләрем белән генә, барысын да эшләр идем, еллар бирми, — дип шаярта Мария Федоровна. — Ләкин серләрем белән уртаклаша алам. Минем беренче серем — мичтә эретелгән май, ул теләсә нинди ризыкка махсус төс һәм тәм бирә. Икенче сер — минем озын гомерле булуымның сере — кәефең яхшы булуда, яхшы кешеләр арасында яхшы уйлар белән генә яшәвеңдә».
Нет комментариев