Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Матур гаилә- авыл күрке

Авылдан шактый ерактагы тау башында җиләк җыйган вакытта телефон чылтыравы яңгырады, телефонны алдым, тоташтыру начар, кабат чылтырау, кем дисәм укучым Фирүзә икән:

- Апа, иртәгә сезнең планнар нинди, миңа Сез кирәк идегез. Безгә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасыннан интерьвю алырга киләләр, Сез дә килә алсагыз яхшы булыр иде, минем турында берничә җөмлә дә әйтер идегез, - диеп сүзен тәмамлап куйды.

Шушы «ике җөмлә» миңа төне буе бер хикәя язарлык булып, аның әти-әниләренә барып тоташты.

Илсур белән Гөлшат бер сыйныфта укыдылар. Берсе беренче рәтнең беренче партасында, икенчесе өченче рәтнең соңгы партасында утыра. Берсе «ут» (Гөлшат), берсе «су» (Илсур) кебек тоела иде алар миңа. Өйләнешүләрен ишеткәч тә аптырап куйган идем. Бактың исә, бу ут белән су кирәк вакытта кабызып җибәрергә, кирәк вакытта бераз сүндереп торыр өчен менә дигән кушылма икән бит.

Ибраһимовларның йортлары авылыбызга килеп кергән һәрбер кешене җәлеп итә. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, капка төбеннән үк чисталык һәм пөхтәлек бөркелеп тора. Капканы ачып керү белән чәчәкләр дөньясына чумасың, күзләрне төрледән-төрле чәчәкләр иркәли. Йорт хуҗасының кулы алтын икәне сизелә. Килештереп ясалган ял зонасы, бераз читтәрәк мал тулы абзар, зур бакча, теплица, бакча артында умарта оялары. Барысы да төзек, каралган, бакчадан бер чүп үләне дә таба алмассың. Бусына инде хуҗабикә белән кызлар кулы тигәне сизелә.

Өйдә пөхтәлек, зәвыклык хөкем сөрә. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып тора. Ул ризыклар барысы да Гөлшат һәм кызлары тырышлыгы белән әзерләнгән. Бу йортта кибет ризыгы ашау юк дип беләм мин. Алар үзләре җитештергән сөт, май, ит, бавырдан телеңне йотарлык ризыклар әзерлиләр. Баллы, меринговый торт, чикләвекле ризыкларны үзләре ясыйлар. Гөлшат пешерү серләрен кызларына да өйрәтеп үстерә. Мәктәптә үткәрелгән ярминкәләрдә Ибраһимовалар бик теләп катнаша, әзерләп килгән десертларны иптәшләре тиз арада алып бетерә.

Кызлар дигәннән, бу гаиләдә алар дүртәү. Берсеннән-берсе уңган, тырышлар. Бу кызлар белән аралашсаң, «Ярар, апа» дигән сүздән башканы ишетмисең дә, алар «ярар» сүзенең антонимын белмиләр дә ахырысы.

Эш яраткан кызлар үсә бу гаиләдә, дөресрәге, әти-әниләре шундый тәрбия бирә. Шулай булмаса, 10 сыйныфта укучы кызлары Ибраһимова Фирүзә татар теле, татар әдәбияты республика олимпиадасында призер, татар теленнән төньяк-көнбатыш федераль олимпиадасында икенче урын (бу олимпиада аңа киләсе елда үзе сайлаган өч фәннең берсеннән: татар теле, рус теле, җәмгыять белеме буенча 100 балл алу мөмкинлеге бирәчәк! Шәп бит!), республикакүләм җиде фәнни-гамәли кон-ференциядә җиңүче, (нинди конференцияләр бит әле: Т.Миңнуллин, К.Насыйри, «Шәҗәрә», Л.Толстой исе-мендәге һ.б) «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең «Проза» номинациясендә икенче урын, «Алтын каләм» конкурсында беренче урын ала алмас иде. 11 сыйныфта укучы кызлары Гөлфинә дә бик тырыш, математика фәне буенча БДИда 80 балл, рус теленнән 81 балл җыйды. Ул быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Өченче кызлары Илсинә дә төшеп калганнардан түгел. Быел татар теле буенча муниципаль олимпиадада җиңүче булды. Театр түгәрәгенә йөри. «Сәяр» конкурсының муниципаль турында өченче урынны яуладык, Илсинә төп рольләрнең берсен уйнады.

Бу гаиләдә нәрсәгә тотынсалар, шул эшне башкара алырдай кешеләр яши. Фирүзәнең конкурсларга киеп йөри торган төрледән-төрле милли күлмәкләрен әнисе Гөлшат тегә, калфакларын Фирүзә үзе тегә, чигә. Кыскасы, кыз бала белергә тиешле бөтен кул эшләрен өйрәнеп үсәләр кызлар.

Гаиләдә әти сүзе, «әти ни әйтер» гыйбәрәләре дә югары дәрәҗәгә куелган. Юллары дөрес, изге дин юлында. Барысы да биш вакыт намаз укый, дини бәйрәмннәрне үткәреп бара, туганлык җепләрен ныгытып, әби-бабайларга булышып, зурлап яшиләр алар. Әтиләре Илсур дилбегәне үз кулында тотып, тату гаилә корган.  Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Хак сүзләр. Бары бер-береңнең кадерен белү, хөрмәтләү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра.

Кадрия Гыйльманова, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Чаллы Башы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев